Чирмешәндә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында зур тантана булды.
-Сез тамашачыларга шатлык, яхшы кәеф бүләк итәсез. Бер генә чара да сездән башка узмый, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова аларга хөрмәтен белдереп. - Рәхмәт сезгә, бәйрәмегез белән!
Җыр-моң белән үрелеп барган бәйрәмдә мәдәният үсешенә үз өлешләрен керткән талантлы хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, район башкарма комитеты җитәкчесенең, мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырдылар.
-Мәдәният хезмәткәрләре гомерләре буе кеше күңелен күрә. Төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыра. Бөтен кеше ял иткәндә дә аларга эшләргә туры килә. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килде. Елга бер тапкыр безнең дә ял итәргә хакыбыз бар, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева да хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап.
Бүген мәдәният өлкәсе гөрләп тора. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да берсе артыннан берсе концертлар уза, спектакльләр куялар, бәйрәмнәр оештыралар. Авыл халкы арасында нинди генә талантлар юк. Ләкин аларны күрә белергә, барларга, оештырырга да кирәк. Монысы инде мәдәният хезмәткәрләре бурычы. Алар арасында үз эшләрен яратып башкаручы, тырышып эшләүче якташларыбыз бик күп. Бүген аларга тапшырылган бүләкләр дә шул хакта сөйли.
Сүз уңаеннан, бүген районда 35 авыл мәдәният йорты һәм авыл клубы, район мәдәният йорты, 27 филиалны берләштергән үзәк китапханә, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлек алып баралар. Аларда 304 кеше хезмәт куя.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев