Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чирмешәндә Казаннан килгән ветераннар чыгыш ясады

Район мәдәният йортында ветераннарның (пенсионерларның) төбәк оешмасы тәкъдим иткән “Поклонимся великим тем годам!” - «Бөек елларга баш иябез!» әдәби – музыкаль спектакле залда утыручы бер тамашачыны да, мөгаен, битараф калдырмагандыр.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки әлеге әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.

Казаннан килгән “Надежда” вокаль коллективы, “Реплика” әдәби-музыкаль театры һәм “Браво” бию төркеме артистлары илебезгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән  сугыш һәм тыл ветераннары каршында  баш ияп, аларга чиксез рәхмәтебезне  белдереп, сугыш турында танылган җырларны һәм шигырьләрне башкардылар.

Татарстан Ветераннар төбәк оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, әлеге проект республика Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. 

Чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы директоры Александр Александров та катнашты. Спектакль алдыннан ул Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның рәхимсезлеге, аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар, тылда хезмәт итүчеләр турында сөйләде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев