Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Йолдызлык” - “Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар

Балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” бию коллективының кече төркеме «Созвездие” - “Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булды.

Район мәдәният йортында узган әлеге фестивальнең район туры җиңүчеләрен: лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөздән күбрәк бала һәм тамашачы катнашты.

Гомумән, бәйгенең беренче сайлап алу турында барлыгы 239 бала чыгыш ясады, 124 концерт номеры тәкъдим ителде. Аларның 21ен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар.

-Сайлап алу туры сигез сәгатькә якын дәвам итте, - диде “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәре, фестивальне оештыручыларның берсе Альмир Жораев. – Эш көне булуына карамастан, район мәдәният йортында балаларга, аларның педагоглары белән бергә, ата-аналары да көнозын көч биреп тордылар.  Җюри әгъзалары да бу көнне искиткеч зур эш башкардылар. Инде икенче ел рәттән фестивальнең жюри составына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең укытучылары керә. Форсаттан файдаланып, район башлыгы Рамил Айбатовка да бик зур рәхмәт әйтәсе килә, аның ярдәме белән бүген без бик күп баланы кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алдык.

Фестивальне оештыручылар йомгаклау концертын гел яңача, истә калырлык үткәрергә тырышалар. Быел да бәйрәмгә килүчеләрне аниматорлар каршы алдылар, кызыклы уеннар оештырдылар, яшь артистлар белән фотоларга төштеләр.

Әлеге чарадан кергән акчалар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга кирәк әйберләр алырга юнәлдереләчәк.

Яшь артистлар арасыннан җиңүчеләрне "Вокал - соло", "Җыр ансамбльләре", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә билгеләделәр. Бүләкләү тантанасында чакыру алган яшь артистлар Болгарда узачак фестивальнең зона турында чыгыш ясаячак.

“Йолдызлык” – “Созвездие” фестивале җиңүчеләре:

"Вокал - соло" – 1нче урын

Варвара Миронова (район мәдәният йорты);

Ульяна Копьева (район мәдәният йорты);

Анна Иванова (район мәдәният йорты);

Ралина Әхтәмова (балалар сәнгать мәктәбе).

Хореография – 1нче урын

“Ачык төсләр” бию коллективы (балалар сәнгать мәктәбе).

Конферанс – 1нче урын

Руфина Фәтхетдинова (Кармыш)

Розалина Фәтхетдинова (Кармыш)

"Вокал - соло" – 2нче урын

Ләйлә Сәхәбиева (балалар сәнгать мәктәбе)

Рөстәм Шафеев (балалар сәнгать мәктәбе)

Салават Шәрифуллин (балалар сәнгать мәктәбе)

Вокал ансамбльләр – 2нче урын

“Забавушка” вокаль ансамбль (балалар сәнгать мәктәбе)

Хореография – 2нче урын

“Бәхетле балачак” бию коллективы, кече төркем (балалар сәнгать мәктәбе)

“Конфетки” коллективы, кече төркем (1 нче Чирмешән мәктәбе)

“Образ” коллективы (Иске Элмәле)

Конферанс – 2нче урын

Ева Иванова (Чирмешән)

Ралина Шәмсетдинова (Югары Кәминкә);

"Вокал - соло" – 3нче урын

Лев Сайгушев (Күтәмә)

Илнара Байкеева (Лашман)

Ислам Габдуллин (Кармыш)

Сәид Закиров (Лашман)

Лидия Захарова (Иске Элмәле)

Даниил Дютин (Иске Кади)

Вокал ансамбльләр – 3нче урын

“Шатлык” ансамбле (Иске Кади)

“Сувар” вокаль дуэт (Ульяновка)

Хореография – 3нче урын

“Образ” бию коллективы, кече төркем (Иске Элмәле).

Конферанс – 3нче урын

Мирослав Иванов һәм Айсөл Талипова (Чирмешән)

Азамат Гыйниятуллин (Чирмешән)

Сөмбел Нуруллина (Чирмешән)

Виктория Сидорова (Чирмешән).

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев