Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чирмешән ветераннары “Балкыш” фестивалендә үз осталыкларын күрсәттеләр

Үзешчән башкаручыларның ветераннар арасында узучы “Балкыш” («Сияние») республика фестиваленең муниципаль этабында 200гә якын якташыбыз катнашты, барлыгы 58 концерт номеры тәкъдим ителде. Быел фестиваль Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.

Ветераннар “Вокал-соло”, “Вокал ансамбль”, “Хореография“, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.

Фестивальдә катнашучыларны районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.

- Ветераннарыбыз елларга бирешми, өйләрендә генә бикләнеп ятмыйлар: сәхнәгә чыгып җырлыйлар да, бииләр дә. Артистларыбыз арасында 85 -86 яшьтәгеләр дә бар. Алар яшьләргә үрнәк булып торалар. Олы яшьтәге абый-апаларыбызның чыгышларын карап, җаныбызга ял алабыз, - диде Миләүшә Тәүфыйк кызы.

Әлеге зур чарада районыбызның барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек үзешчән ветеран артистлар катнашты. Әйтик, Лашман, Иске Кади, Яңа Элмәле авыл җирлеге артистлары сәхнәгә еш чыкты, Әккәрәй, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә авылларының ансамбльләрен мактап үтәргә кирәктер.

Концертта иң өлкән катнашучыларның берсе – Иске Кади авылыннан Мингосман Мортазин булгандыр. Ул “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинациясендә чыгыш ясады.

-Миңа 84 яшь булса да, мондый чаралардан читтә калганым юк, - ди яшьлек Мингосман Мирсәет улы. – Бәйгеләрдә еш кына призлы урыннар яулыйм, тамашачыларга иҗатым ошый кебек. “Балкыш” фестивалендә дә 2013 елдан бирле катнашам.

 Минемчә, әлеге төркемдә чыгыш ясаган һәркем призлы урынга лаек. Керкәле авылыннан 85 яшьлек Мөгаззәмә Мисбахованы инде тәҗрибәле артист дип була. Ул ел саен диярлек үзешчәннәр смотрында катнаша, шигырь укый. Бүген дә Мөгаззәмә Зәки кызы район мәдәният йорты сәхнәсендә үз осталыгын күрсәтте.

“Хореография” номинациясендә район мәдәният йортында оешкан “Рәйхан” коллективын да билгеләп үтәргә кирәктер. Аларның грузин биюе бер тамашачыны да битараф калдырмады.

Концертта чыгыш ясаган барлык үзешчәннәргә дә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. 
Җиңүчеләр фестивальнең март аендагы зона сайлап алу турында, Әлмәт сәхнәсендә мәртәбәле жюри комиссиясе каршында имтихан тотачак. Йомгаклау туры - Гала-концерты Казанда май аенда узачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев