Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән ветераннары Әлмәттә чыгыш ясаганнар

Әлмәттә ветераннарның “Балкыш” VIII Ррспублика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турында чирмешәнлеләр тугыз концерт номеры тәкъдим иттеләр.

Әүвәл фестивальнең муниципаль этабы узды, анда 230дан күбрәк якташыбыз катнашты, җюри барлыгы 58 концерт номерын бәяләде. Ветераннар “Вокал-соло”, “Вокал ансамбль”, “Хореография“, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте. Тугыз номер фестивальнең зона этабына сайлап алынды.

Әлмәт сәхнәсендә район мәдәният йортының “Ветеран” һәм “Ядъкәр” вокаль ансамбльләре,  “Раушан” бию колективы, Әккәрәйдән “Акрель” фольклор коллективы, “Вокал-соло”да Шамил Ногманов (Бәркәтә) һәм Нияз Гайнуллин (Түбән Кәминкә), “Хореография” номинациясендә Светлана Сәйфетдинова (Утыз Имән), “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Екатерина Зубова (Шешминка) һәм Әлфия Гомәрова (Чирмешән) үз осталыкларын күрсәтткәннәр.

ТР Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков чирмешәнлеләрнең чыгышларына югары бәя биргән. Алар барысы да катнашучы Дипломнары белән бүләкләнгән.

Гала-концертта кемнәр катнашуы соңрак билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев