Чирмешән сәхнәсендә – Нурлат артистлары
Нурлатлылар чирмешәнлеләргә “Җырлар да Җиңү яулашкан...” хәйрия концерты тәкъдим иттеләр.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә зур вакыйга – “Җырлар да Җиңү яулашкан...” дип аталган районара концертлар циклының беренчесе булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган әлеге чара тулы зал тамашачы җыйды, хәтта кырыйга урындыклар куеп утыручылар, чыгышларны басып караучылар да шактый булды.
Концерт башланыр алдыннан кунакларны фойеда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган тематик стендлар һәм Нурлат шәһәренең волонтерлык хәрәкәтләре күргәзмәләре каршы алды. Анда “Хәрби бердәмлек” һәм “Барысы да җиңү өчен Нурлат” фонды активистлары үзләренең волонтерлык эшләре һәм алгы сызыкка барулары хакында сөйләделәр, экспонатларын күрсәттеләр, 39 нчы гуманитар ярдәм илткәндә төшерелгән фильм күрсәттеләр. Чарада катнашучы һәркем СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә алды.
-Без чирмешәнлеләргә хәйрия ярминкәсе белән килдек, сату-күргәзмәдә брелоклар, чигелгән сөлгеләр, сувенирлар бар. Боларны Нурлат осталары, шулай ук “Безнекеләр өчен тегәбез” волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар ясады. Җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак файдаланылачак, - диде “Маскировочка Нурлат” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Анжела Туктарова.
Проект Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган. Төп максаты – Чирмешән, Нурлат һәм Аксубай районнары арасында мәдәни элемтәләрне, халыклар дуслыгын ныгыту.
Кунакларны сәхнәдә район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.
-Шундый тирән эчтәлекле проектны оештыруга этәргеч биргәне өчен Шамил Габделхәй улына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Концертны оештыруга керткән өлеше өчен Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкеневка да зур рәхмәт, - диде Рамил Тәлгать улы әлеге кунакларга шушы чараны оештырганнары өчен, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ниһаять, сәхнәгә Нурлат артистлары чыкты. Ә күршеләрнең делегациясе зур – 132 кешелек. Концерт программасы район артистларын, җырчыларны, хореография коллективларын, нәфис сүз осталарын һәм башкаларны берләштерде. Сәхнәдән төрле чорлардагы сугыш җырлары, батырлык турында шигырьләр һәм ватанпәрвәрлек рухындагы бию номерлары, миниатюралар тәкъдим ителде. Чыгышларның күбесе тамашачыларның күзләрен яшьләндерде, кайберәүләр кушылып җырлап та утырды.
Иске Котыштан Александр Митякинның да концерт барышында хатирәләре яңарды.
-Армия сафларында хезмәт иткәндә хәрби дусларымны да югалтырга туры килде, алар барысы да хәтердә. Бу җырларны тыңлап иптәшләремне искә төшереп утырдым. Рәхмәт барысына да, бик эчтәлекле чара оештырганнар, - диде якташыбыз.
Концертның кульминацион өлеше – бөтен залның аягүрә басып, артистларга кушылып “Катюша” җырын башкаруы булды. Чара азагында чирмешәнлеләр күршеләребезне көчле алкышларга күмделәр.
Ә концертлар циклы дәвам итәчәк. Инде 28 ноябрьдә үк безнең район артистлары һәм үзешчәннәре Нурлат тамашачыларын үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев