Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында “Туган як җәүһәрләре” фестивале узды

Ике айга сузылган “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды.

Әлеге чарада 40ка якын оешмадан (район үзәге коллективлары һәм авыл мәдәният йортлары) 1000дән күбрәк кеше сәхнәгә чыккан, 400гә якын концерт номеры күрсәтелгән, 40сы йомгаклау концертына сайлап алынган.

Гадәттәгечә, фестиваль ике турда узды. Әүвәл авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр.

-Башка еллардан аермалы буларак, быел һәр авыл җирлеге концерт алдыннан күргәзмә тәкъдим итте. Аларны карагач, районыбызда бик талантлы, уңган халык яшәвенә тагын бер кат инандык. Һәр авылның диярлек үз бренды бар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева.

Осталарның эшләрен район мәдәният йортында узган гала-концертка килгән тамашачылар да күреп бәяли алды. Дөрестән дә, күргәзмәдә нәрсә генә юк! Якташларыбыз чигәләр, бәйлиләр, пешерәләр, сабын ясыйлар, хәтта йоннан картиналар да иҗат итәләр. Әйтик, Түбән Чегодай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллинаның хоббие шундый икән, ул йоннан әйберләр ясый. Сүз уңаеннан, Гүзәл “Иң яхшы мастер-класс” номинациясендә бүләкләнде. Иске Кади авылында яшәүче Айгөл Мәссарова сабын, шампунь ясау белән мавыга, Лашман мәдәният йортында балалар өчен тактада яндырып рәсем ясау түгәрәге эшли, ульяновкылылар сәхнәгә чыгу өчен үзләре милли бизәкләр ясыйлар, түбәнкәминкәлеләр чигәргә яраталар...

-Бүген сәхнәдә район Советы, башкарма комитеты һәм башка кайбер оешмалар хезмәткәрләренең буш вакытта иҗат белән шөгыльләнүләрен күреп гаҗәпләндем. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә әлеге иҗат фестиваленда катнашучылар елдан-ел артсын иде, - диде 67 тапкыр уздырылучы фестивальнең гала концертын ачып җибәргән район башлыгы Рамил Айбатов.

Фестивальнең йомгаклау концертында якташларыбыз арасында җыр-моңга да сәләтле кешеләрнең күплеге сөендерде. Быел аеруча хорлар ошады. Әйтик, 40 кешедән торган китапханәчеләр, 1нче Чирмешән мәктәбе, аграр техникум хорлары гына да нәрсә тора.

Чыгыш ясаучылар арасында тамашачыларга яхшы таныш коллективлар һәм аерым башкаручылар да күп иде. Шул ук вакытта сәхнәдән яңа исемнәр яңгыравы да бик сөендерде.

Фестивальнең йомгаклау концертында 11 номинация буенча 80гә якын коллективны һәм аерым катнашучыларны бүләкләделәр, җиңүчеләргә һәм номинантларга акчалата премияләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев