Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре узган елга йомгак ясадылар
2024 ел Татарстанда һәм Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан републикада һәм районда бик күп мәдәни чаралар уздырылды.
Гомумән, 2024 елда районның мәдәният хезмәткәрләре актив эшчәнлек алып бардылар. Бу турыда йомгаклау киңәшмәсендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева җентекләп сөйләде.
-Узган ел кызыклы һәм эчтәлекле узды, барлык мәдәният учреждениеләре билгеләнгән эшләрне башкардылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, республика дәрәҗәсендә дә казанышларыбыз бар, – диде хисап докладында Наталья Васильевна. –Былтыр районда төбәкара15 зур чара оештырылды. Әйтик, Яңа Элмәледә узган “Афанасьев укуларында” биш районнан 100гә якын укучы үз осталыкларын күрсәтте, “Суган басуы” фестивалендә 1000дән күбрәк кеше катнашты, Чирмешән районы “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика бәйгесендә дә сынатмады, лаеклы чыгыш ясады.
Казанда һәм Түбән Камада якташлар очрашуы, Сабан туе, Җиңү көне, чик сакчыларына һәйкәл ачу, фәнни-гамәли конференция, Нефть һәм газ сәнәгате, Республика һәм район көннәре... Бу бәйрәмнәр барысы да югары дәрәҗәдә узды.
Бүген районның күпчелек мәдәният учреждениеләрендә хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Милли программалар кысаларында биналарда ремонт ясала, матди-техник базалары ныгытыла.
-48 торак пунктның 36сында клуб учреждениеләре бар, калганнарында автоклуб хезмәт күрсәтә, - диде Наталья Васильевна. – Үзәк китапханә системасында - 40, мәдәни-ял итү учреждениеләрендә - 195, мемориаль үзәк белән туган як тарихы музеенда - 15, балалар сәнгать мәктәбендә 25 кеше эшли. Мәдәният өлкәсендә яшьләрне күбрәк күрәсе килә. Быелдан “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы тормышка ашырылачак. Мондый чара авылларга яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез.
2025 елда Туймәт авыл мәдәният йорты, туган як тарихы музее биналарында капиталь ремонтлау күздә тотыла. Шулай ук мемориаль үзәктә дә ремонтталәп ителә. 2026 ел планында - Иске Кади һәм Түбән Кармалка авыл мәдәният йортлары.
Чирмешәнлеләр төрле грантларда да актив катнашалар. Узган елны мәдәният учреждениеләре төрле бәйгеләрдә һәм грантларда катнашу өчен 41 гариза биргәннәр.
Киңәшмәдә “Таткультресурсцентр” җитәкчесе Алсу Мифтахова да катнашты. Ул районның мәдәният хезмәткәре эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
-Сез 15 урыннан беренче унлыкка керергә тиешсез. Моның өчен бөтен мөмкинлекләрегез дә бар, - диде Алсу Равилевна. – Барлык күрсәткечләр буенча сез алдынгылар сафында. Дөрес, “Пушкин картасы” буенча эшне активлаштырырга кирәк.
2024 елда района “Пушкин картасы” буенча 435 чара үткәрелгән, 1 409 260 сумга 5698 билет сатылган. Мунициаль районнары арасында сатылган билетлар буенча без 33, эшләгән акча буенча 29 урында.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев