Чирмешән йолдызлары: «Без бергә» фестивале ничек узды
«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә 19 гомумбелем бирү учреждениесеннән 298 бала чыгыш ясады.
Әлеге фестиваль районыбызның яшь талантларга бик бай икәнлеген тагын бер кат раслады.
Яшь артистлар ике төркемдә: кече (7-12 яшь) һәм өлкән (13-18 яшь) көч сынаштылар.
Яшь талантлар вокалда, хореографиядә, нәфис сүздә һәм театр иҗатында үз сәләтләрен күрсәттеләр. Халык ансамбльләре һәм уен коралларында уйнаучылар да яңгырады. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе аерым блок булып узды.
«Иҗади гаилә» номинациясе һәрвакыт соклану уята торган аерым номинация булды. Быел конкурста бер тату гаилә командасы чыгыш ясады.
Муниципаль этапта җиңүчеләр республика этабында район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев