Чирмешән ансамбльләре «Этномириада» халыкара фестивалендә призлы урын алды
26 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты халыкара конкурс-фестиваленең икенче туры узды.
Әлеге чарада районнан “Умырзая” (район мәдәният йорты, җитәкчесе Рахилә Шакирова) һәм “Хыял” (Иске Үтәмеш авылы, җитәкчесе Марат Галиев) халык фольклор ансамбльләре дә катнаштылар. Якташларыбыз уңышлы чыгыш ясап, “Фольклор ансамбльләр” номинациясендә I дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

«Этномириада» финалына Казанга 1300 кеше катнашында 96 коллектив килгән, Татарстан, Башкортстаннан, Чувашия, Марий-Элдан, Мордва, Удмуртия Республикаларыннан, Төньяк Осетиядән, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Мәскәү, Владимир, Санкт-Петербург, Самара, Ижевск шәһәрләреннән дә коллективлар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев