Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр Әмир халкын елаткан

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры драматург Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасы белән район буенча гастрольга чыкты. Яңа спектакльне беренчеләрдән булып әмирлеләр карады, аннан соң Иске Үтәмеш һәм Түбән Чегодай авыллары тамашачылары да бәяли алганнар. -Бу әсәр Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. Артистларыбыз: Госман Мортазин, Ралия Бәдретдинова, Илназ һәм...

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры драматург Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасы белән район буенча гастрольга чыкты. Яңа спектакльне беренчеләрдән булып әмирлеләр карады, аннан соң Иске Үтәмеш һәм Түбән Чегодай авыллары тамашачылары да бәяли алганнар.

-Бу әсәр Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. Артистларыбыз: Госман Мортазин, Ралия Бәдретдинова, Илназ һәм Ләйсән Газыймовлар, Альмир Жораев, Илдар Галимов, Рәүф Җиһаншин, Илдар Биктаһиров бик оста уйныйлар.Тамашачылар безне бик җылы кабул итәләр, кайберәүләр театрны караганда эмоцияләрен яшерә алмыйча, елап та утыралар,- ди театрның режиссеры һәм спектакльда үзе дә катнашучы Рушания Шакирова.- Бу спектакльне "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең Бөгелмәдә апрель уртасында узачак зона этабында да күрсәтәчәкбез. Билгеле, аны район мәдәният йорты сәхнәсендә дә куярга җыенабыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әмир авылы театр