Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән үзешчәннәре сәхнәдә ярыша

Район мәдәният йортында "Ул көннәрнең даны мәңгелек" үзешчәннәр фестивале кысаларында узган соңгы концертта тамаша залында утырырга урын юк иде. Ике сәгатькә барган концертны басып караучылар да күп булды. Бу көнне сәхнәгә район үзәк больницасы, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм Чирмешән лицее коллективлары чыкты, барлыгы 17 номер тәкъдим иттеләр. Чыгыш ясаучылар иҗат...

Район мәдәният йортында "Ул көннәрнең даны мәңгелек" үзешчәннәр фестивале кысаларында узган соңгы концертта тамаша залында утырырга урын юк иде.

Ике сәгатькә барган концертны басып караучылар да күп булды. Бу көнне сәхнәгә район үзәк больницасы, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм Чирмешән лицее коллективлары чыкты, барлыгы 17 номер тәкъдим иттеләр.
Чыгыш ясаучылар иҗат отчетына җитди әзерләнгәннәр. Һәрвакыттагыча тамашачыларга хорлар чыгышы ошады, аеруча Чирмешән лицее коллективы башкаруында "Спасибо, деды, за Победу!" дигән җырны җылы кабул иттеләр. Гомумән, концертта Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар, шигырьләр күп яңгырады.
-Район мәдәният йортында, фестиваль барышында, тугыз үзешчән коллектив чыгыш ясады, 332 кеше үз осталыгын күрсәтте, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы ИлҺам Галимов. - Быел да Ивашкино, Әккәрәй, Бәркәтә, Югары Кәминкә авыллары үзешчәннәре сынатмадылар, тамашачыларны сөендереп, матур итеп чыгыш ясадылар.
Концертлар дәвам итә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Смотр башланды