Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының Әмир авылы янә танылды

Әлеге авыл "Иң яхшы бизәлгән чыршы" Республика бәйгесендә, Көньяк-Көнчыгыш зонада, "Авыл җирлекләрендә үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын уздыру" номинациясендә икенче урынны яулады.

-Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә авылда балалар һәм өлкәннәр өчен дә бик күп чаралар оештырдык, - ди Әмир клубы мөдире Фәрхать Нуретдинов. – Аларда бөтен авыл халкы, хәтта читтә яшәүче якташларыбыз да кайтып, бик актив катнаштылар.

Әлеге бәйгене Татарстанның Муниципаль берәмлекләр Советы һәм республиканың иҗтимагый палатасы игълан иткән иде.

Иң яхшы чыршыны билгеләүдә төп критерийлар булып, аның сәнгатьчә бизәлеше, яктыртылышы, бизәлешкә инновацион якын килү, әйләнә-тирәне  бизәү, чыршы мәйданчыгында уздырылган чаралар күләме һәм чыршы өчен тавыш бирүләр саны исәпкә алынган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев