Айнур Галләмов: “Артка юл юк”
Якташыбыз Айнур Галләмовның ТНВдагы “Җырлыйк әле!“ тапшыруында җырлаганын күргәч, аның белән ихластан горурланып утырдым. Җыр-моң тирәсендә сиземләвем чамалы булса да, күрәм, ул сәләтле, булдыклы кеше. Франциядәге бер шәһәрдә Чирмешән егетен сәхнәгә кабат-кабат чакырып җырлатулары юкка түгелдер шул. Хәер, болар хакында аның үзе белән сөйләшик.
-Айнур, операция ясаткансың дип ишеттем, нәрсә булды?
-Планлы операция иде, Казанда ясадылар, хәлем әйбәт. Зур операция түгел, әмма беренче мәлне сакланырга куштылар.
-Синең спортчы булып китәргә дә исәбең булган икән.
-Карашымны әти үзгәртте. Ул үзе көрәшеп йөргән кеше буларак: ”Тәкәне көрәшеп кенә түгел, җырлап та алып була”, – диде. Шуннан мин җырчы юлын сайладым. Дөрес, мәктәптә укыганда спортны да яраттым. Башлангыч сыйныфларда көрәш белән шөгыльләндем, остазларым Рәшит Бәдретдинов һәм Марат Исхаков иде. Аннан - шахмат, ир-егетләр арасында 1 нче разрядым бар, монда зур түземлек зарур: җитди шөгыльләнәм, уңышка ирешәм дисәң, көненә алтышар сәгать утырырга кирәк, миндә андый түземлелек юк.
Ул да булмады, чаңгы спорты үзенә тартты. Петр Захаров – минем өчен легендар тренер. Зуррак классларда Рафаэль Шәфигуллинның футбол түгәрәгенә йөрдем, район данын яклап республика күләмендәге ярышларда катнаша идек. Футбол миңа күбрәк ошый.
-Әмма барыбер сәнгать, музыка үзенә тарткан.
-Әйе, Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар факультетының музыка сәнгате кафедрасында белем алдым. Аны элеккеге педагогия институтының музфагы дип буладыр.
-Анда укырга авырмы?
-Әйе, бигрәк тә беренче елны. Мин “самоучка”, ә төркемдәге бергә укучы кызларның, егетләрнең күбесе ниндидер музыкаль белемле. Әмма теләгем көчле булганлыктан, аларны, шөкер, куып җитә алдым.
- Бер тапшыруда җырчы Лидия Әхмәтова да бик мактады үзеңне.
-Ул минем укытучым. Вокал дәресе атнасына бер сәгать булса, тырышлыгымны күргәч, минем өчен дәресләрне атнасына 4 тапкыр икешәр сәгать үткәрде. Чын педагог, дәрестә бик таләпчән укытучы: коры тавыш, коры караш. Концертлардан соң ул сине мактый, күтәрә, кәефне төшерми, әмма икенче көнне кирәгеңне бирә инде. Психолог ул. Мин аңа ихлас рәхмәтле.
Чирмешәндә исә остазларым әүвәл Рузилә Җамалетдинова, аннары Әлфия Закирова булды.
-Нәселегездә җырчылар бармы?
-Әти ягында моңлылар, ул үзе дә талантлы, тик сәләтен вакытында үстермәгән генә. Моңы бар, тик җырламый.
-Яраткан җырчыларың?
-Филүс Каһиров. Оста, профессионал, ничек тиеш, шулай җырлый. Ришат Төхвәтуллинны, Марат Фәйрушинны, Рузилә Хәйретдинованы тыңлыйм. Россия җырчыларыннан Николай Басковның элеккегерәк иҗаты ошый.
- Чирмешән?
-Туган җиремне бик яратам. Монда үземнең тамашачыларым бар.
-Мишәрлек?
- Әни татар теле укытучысы булгач, андый тел аерымлыклары барлыгын белә идем инде. Ике диалектта да – әдәби телдә дә, мишәрчә дә иркенләп сөйләшәм. Әмма Чирмешәнгә кайтып берәр атна гына торсам да, Казанда телдәге мишәрлекне бик тиз сизәләр. Мишәрлегем, әрсезлегем сәхнәгә менәргә булышкандыр, дип уйлыйм.
- Кайсы илләрдә булганың бар?
-Төркиядә ике ай “Тюрксой” камера хоры составында (төрки халыклар ансамбле) концертлар куйдык, анда чын-чынлап җырларга өйрәттеләр. Германиядә, Чехиядә чыгыш ясадык. Ә университетның “Бәйрәм” ансамблендә Испаниядә, Франциядә солист булып җырладым. Безнең Россия делегациясен чит илләрдә яраталар, чөнки бездә милләтләр күп, чыгышлар төрле. Без, мисал өчен, бер фестивальдә татарча да, чувашча да, мордвача да җырладык, чыгышларны шул милләт биюләре күтәрде, “кыздырдылар” инде биючеләр анда.
Франциянең бер шәһәрендә татарча җырлавымны ошаттылар. “Алмагачлар”ны, “Наласа”ны җырлаган идем, алкышлап тагын сәхнәгә дәштеләр, “Кошларым”ны башкардым.
- Чит тел беләсеңме?
-Инглиз телен. Бик үк йөгерек сөйләшерлек булмаса да, чит илгә барсам, аптырап йөрмим. Үземә кирәген сорый алам.
-Осталыгыңны даими камилләштереп торырга кирәктер?
- Концерт программамдагы егермегә якын җырны һәр көнне кабатлап җырлап чыгам. Өйдә студиям бар.
- Тагын кайда укыр идең?
-Чит илгә бармаган булсам, каядыр барып укыр идем, әмма мин үземә кирәген алдым кебек. Хәзер осталыкны шомартырга кирәк, белгәннәрне яшьләргә өйрәтергә вакыт. “Йолдызлык”та катнашучы балаларга булышам. Чирмешән мәктәбендә укучы Динара Хәмитованы җыр серләренә өйрәтәм. Сәләтле кыз.
-Гомумән, Чирмешәндә өметле яшь җырчылар бармы?
-Сайласаң, өч-дүртне табып була.
- Нинди ризык яратасың?
- Гөбәдия
-Җырчылар, спортчылар сыман, аерым тукланамы?
- Мин юк, концерт алдыннан булса, майлы ризык ашамаска тырышам.
- Сәхнәгә чыкканда дулкынланасыңдыр?
- Хәзер юк. Соңгы тапкыр 2013 елда универсиада вакытындагы бер чарада бик дулкынландым, чөнки тамашачылар бик күп иде.
-Киемеңә игътибар итәсеңме?
-Үзем алай ук түгел, апа белән әни контрольдә тоталар. Әни, гомумән, иҗатымда төп тәнкытьче. Һәркем өчен үз баласы иң сәләтлеседер, ә безнең әни андый түгел: ошамаса, шунда ук әйтә.
- Нинди китаплар укыйсың?
- Яшермим, китап укырга бик яратмыйм. Җырларымның темасына туры китереп укырга тырышам, теманы ачар өчен. Әле менә Лашманнан Нурмөхәммәт Гайсин бүләк иткән бер җырыма ятим бала турында әсәр укып чыктым. Сүз уңаеннан, якташларыбыз Рәмзия Долгополова, Илшат Харисов, Галия Сафиуллина сүзләренә җырларым бар.
-Март ахырында Чирмешәндә концертың була, язны сайлагансың.
-Коронавирус тоткарлап торды. Концертны операция белән бәйле дә кичектердем.
- Кемнәр белән чыгыш ясыйсың?
- Казаннан биючеләрем бар. Сәхнәгә сигезләп кеше чыгарга тиеш.
- Тамашачыңның уртача яше?
- Моңа кадәр 40тан олыраклар иде, хәзер җырларым “яшәрде”.
- Интернетта ничек?
-Анда куйган видеоклипларым 100 меңгә якын тапкыр каралган, шаккатам. Арча, Балтач якларында да мине тыңлыйлар икән. Машиналарда җырлаталар, синең җырларны монда тыңлыйлар, дип дуслар шалтыратып әйткәләделәр.
- Иске Үтәмеш – әти-әниеңнең туган авылы.
- Әйе, әти-әни шул авылдан, искеүтәмешлеләр мине “авылдаш” дип йөриләр. Каникуллар, җәйләрем гел анда үтте. Мин Иске Үтәмеш урамнарының һәрбер почмагын беләм.
- Чирмешәнгә кайтмыйсыңмы?
- Җырчы булып китсәм, кайтырга, йорт өлгертеп район үзәгендә яшәргә исәбем бар, гастрольләргә моннан да йөреп була. Элегрәк Чирмешән шәһәрләрдән бик аз калыша иде, соңгы вакытта, кызганыч, бераз чигенә, позицияләрне бирә башлады.
- Кешеләрдә яратмаган сыйфатларың?
-Алдау, урлау, икейөзлелек.
- Уй-ниятләрең?
- Җыр юнәлешендә тагын да күтәрелергә, тагын да остарырга. Күпме көч куелды, рухи да, матди яктан да. Артка юл юк. Казанда башка юнәлештәге эшләргә чакыралар, тик мин ризалашмыйм, җырчы икән, җырчы.
Белешмә: Айнур Марат улы Галләмов Чирмешәндә туган. Жырчы, музыкант. 26 яшьтә. Район үзәгендә яшәүче әти-әниләре тумышлары белән Иске Үтәмеш авылыннан. Әтисе Марат – нефтьче, әнисе Гөлия - татар теле укытучысы. Апасы бар.
Айнур, Чирмешән лицеен тәмамлагач, Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар факультетында белем алган. Күп конкурслар лауреаты, автор-башкаручы. Өйләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев