Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әмирлеләр яңа спектакль күрсәттеләр

Әмир авылы клубында кабат премьера булды: һәвәскәр театр коллективы Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» мелодрамасы буенча спектакль тәкъдим итте.

Елдагыча бу көнне тамаша залында буш урыннар калмады. Авылдашлар гына түгел, читтән килүчеләр дә байтак иде.

Авылдашларыбыз Илсур һәм Алия Җиһаншиннар, Фәнисә һәм Нәсим Тимерҗановлар, Марат Вәлиуллин, Гөлзидә Тимерҗанова үз рольләрен чын артистларча осталык белән башкардылар.

Әлеге спектакль тамашачыларны көлдерде дә, елатты да, уйланырга да мәҗбүр итте.

Сәхнә әсәренең шулкадәр уңышлы килеп чыгуында авыл китапханәчесе, спектакль режиссеры Гөлшат Әгъләмованың да өлеше зур, билгеле.

Әсәрнең нигезендә Бөек Ватан Сугышы темасы ята. Гаепсезгә “сатлыкҗан” исеме тагылып, туган иленә кайтырга, сөйгәнен һәм газиз баласын күрергә тилмереп яшәгән солдат, 50 ел гомер узганнан соң, кендек каны тамган нигезенә кайта.

Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» пьесасы авторның үзенең әбисенә багышлап иҗат ителгән икән. Әбисе улы - Мифтахетдинның сугыштан кайтуын гомере буе көтеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев