Чирмешән районының мәдәни тормышы 2025 елда нинди булды
Саннар, фактлар, казанышлар – хисапларның коры юллары артында Чирмешәнебезнең җанлы, кайнап торган иҗат тормышы тора.
Күптән түгел узган зур киңәшмәдә район мәдәният учреждениеләре эше хакында мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева чыгыш ясады.
– Районыбызның мәдәни тормышы - катлаулы, ләкин бердәм организм, дип була, – диде Наталья Васильевна. - Аның нигезен юридик зат статусына ия булган җиде мәдәният учреждениесе тәшкил итә, алар безнең бүлек тарафыннан координацияләнә. Бу - үзәкләштерелгән клуб системасы, район мәдәният йорты, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, китапханә һәм балалар сәнгать мәктәбе. Аларда 152 белгеч хезмәт куя. Узган ел аларның 67 проценты үз белемнәрен арттырды.
- Эшебездә сәләтле балаларга аеруча игътибар бирәбез, - дип ассызыклады бүлек җитәкчесе. - Балалар сәнгать мәктәбенең 121 укучысы 80 конкурста катнашып, 97 лауреат дипломы һәм ике Гран-при алып кайтты! «Сәләтле балалар» район программасы ярдәмендә 130 яшь талантка сертификатлар тапшырылды. Бу ярдәм өчен район башлыгы Рамил Айбатовка зур рәхмәт.
2025 елда безнең мәдәният учреждениеләре 25 миллион сумнан артык акча отты! Бу Бәркәтәдә балалар мәдәни-агарту үзәген төзүгә һәм балалар үзәк китапханәсен модернизацияләүгә федераль акча, район үзәгендә яңа буын модель китапханәсенә 15 миллион сум акча. Республика конкурсларында җиңүләр, Әмир авыл клубының «Әбиләр чуагы» калфак ясау остаханәсе кебек иҗади проектларга ярдәм итү – болар барысы да безнең киләчәгебезгә инвестицияләр.
Мәдәният фронты хезмәткәрләре дә игътибарсыз калмады. Дүрт хезмәткәр үз һөнәрләрендә иң яхшылары буларак акчалата бүләкләүләр алды, ә «Умырзая» халык ансамбле – Татарстан Рәисеннән сәхнә киемнәре тегүгә сертификатка ия булды.
– Без илебез, республика һәм район җитәкчелегенә капиталь ремонт программалары өчен рәхмәтле, - диде Наталья Иляева. – «Татнефть» гранты ярдәмендә туган як тарихы музеебыз үзгәрде, анда районның нефть тарихы турында экспозиция барлыкка килде. Ә Туймәттә 27 миллион сумга мәдәният йорты бинасы ремонтланды.
Җиңү көне, Сабан туе, Нефтьчеләр көне, «Суган даласы», «Афанасьев укулары» фестивальләре, күршеләр концертлары – бу әле якташларны берләштергән вакыйгаларның тулы исемлеге түгел.
-Без якташларыбыз - «Татарстанның чуваш гүзәле» булган Анна Иванова һәм «Татар кызы» конкурсы жюрисын яулаган Эльвина Әфләтунова белән бик горурланабыз, – диде докладчы.
Китапханәчеләрнең үз учреждениеләрен чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәкләренә әйләндерү инициативасы аеруча билгеләп үтелде: биредә көнкүреш музей-йортлары төзелә, спектакльләр куела, видеороликлар төшерелә. Ә мемориаль үзәкнең «фронт хатлары» акциясе республикада да танылды.
– 2025 елда районда 1369 чара уздырылды, - дип нәтиҗә ясады Наталья Иляева. - Яшьләр мәдәни тормышка «Пушкин картасы» аша актив җәлеп ителә: узган ел аның буенча 5 меңнән артык билет сатып алынган иде. Бу безнең хезмәтебезнең кирәклеген күрсәтә. Без кече ватаныбызда тормыш якты, рухи яктан бай һәм иҗат белән тулы булсын өчен эшлибез!
Мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов һәм Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов та бәя бирделәр. Алар чирмешәнлеләргә актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев