Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Кәминкәдән Шәмсетдиновлар малларына 7 КамАЗ силос та салганнар

Болай да тиктормас, мал тирәсендә инде бөтенләй әрсез, уңган Габбас абый Шәмсетдинов белән сөйләшеп алдык әле. Авыл тормышының үзәгендә кайнаучы пенсионер агай хатыны, улы, килене белән инде өченче ел абзарларында әллә ничә баш сыер асрап та көн күрәләр икән. -Минем бабай немецларда әсирлектә булган, бер байда сыер саудырганнар боларны. "Сөтне...

Болай да тиктормас, мал тирәсендә инде бөтенләй әрсез, уңган Габбас абый Шәмсетдинов белән сөйләшеп алдык әле. Авыл тормышының үзәгендә кайнаучы пенсионер агай хатыны, улы, килене белән инде өченче ел абзарларында әллә ничә баш сыер асрап та көн күрәләр икән.

-Минем бабай немецларда әсирлектә булган, бер байда сыер саудырганнар боларны. "Сөтне эчкән өчен хуҗа сүз әйтмәде, тик бездән соң сыерны үзе савып карый иде, бер стакан сөте калса инде - беттең, - дип сөйләгәне хәтердә. "Петемер" немец белгән: савып бетермәсәң, мал бозыла - менә нәрсәдә сер. Сыер дигән белән генә түгел, ул бик нәзберек хайван, режимны ярата. Аны вакытында ашатырга, тиешенчә саварга кирәк. Дөрес тә, аннан-моннан гына тарткалап, савып бетермичә, малкайны көтүгә куып чыгару эш түгел,- ди кесәсендә мал табибы дипломы булган Габбас абый.
Югары Кәминкәдән Шәмсетдиновлар әүвәл өч баш сыер асрасалар, хәзер аларның санын бишкә җиткергәннәр. Абзарда тагын бер буаз тана, ике баш үгезгә урын табылган. 20 үрдәк, 30лап тавыкны да өстәсәң...
-Азыкны ничек җиткерәсез соң? - дим.
-40 гектар җирем бар. Аннан өч КамАЗ солы суктырып алдык, тагын фуражга вика-арпа катнаш бөртек чәчкән идек. 12 гектарда кукуруз үстереп, аны силоска салдык, җиде КамАЗ таптатып, яхшы иттереп. Анысын март, апрельләрдә ашатам, сыерлар бозаулагач, сөтне арттырырга сусыл азык була. 500 чиләк бәрәңгебез булды, уңыш яхшы: бакчага елгадан өч тапкыр су сиптергән идек. Азык ташырга ГАЗ-53 машинам бар.
- Бүген күпмерәк сөт тапшырасыз?
-Көненә 55-60 литр. Авылда күрше-тирә, карчыклар ала бит әле. Августта сөт "төште". Яңгыр булмады, үләннәр корыды бит. Алай да, ул айда 20-25 мең сум керем алдык. Сыерларны, нигездә, киленебез Мәдинә сава, ул эш бөтенебезгә җитә инде. Өченче, бишенче класста укучы оныкларны да эшкә өйрәтеп үстерәбез. Алар "кул астына" керде сана. Эшлиләр, хезмәтнең тәмен белеп үсәләр.
-Соңгы вакытта районда ясалма орлыкландыру хакында еш сөйлибез.
-Биш сыерыбыз да сау-сәламәт бозау тапты," әтиләре" - үзем, - дип көлә Габбас абый. - Колхозлар вакытында техник-осеменаторлыкны үзләштергән идем, үземнең сыерларны да шушы ысул белән каплаттым. Зур бозаулар туды. Гадәттә 33-40 килограмм булса, соңгы бозау, ышанасызмы, 60 килограммга җиткән иде. Андый зур бозауны җиңел тапсын өчен сыерларны "прогулкада" еш йөртергә кирәк, аларның таз мус­куллары ныгырга тиеш.
Уртача алганда, бер сыерыбыз көненә 18-20 литр сөт бирә, ниндидер токымлы түгел, гадәти, үзебезнең сыерлар. Мин бозауны яшьтән үк сыер булырга өйрәтәм, аларга өч айга кадәр сөт эчерәм. Авырлыгы
3 центнер да 70 кило булгач кына каплатам. Сыер ясап бозаулатам. Җилененә механик массаж ясыйм. Электрдан эшли торган шундый аппаратым бар. Ул массаждан соң җилендәге сөт каналлары ачыла. Мал машина тавышына күнегә, кулга ияләшә. Танага солыны пешереп бирәм.
Малның асты чиста булырга тиеш. Төшкән берсен алып барырга тырышасың инде. Әйткәнемчә, сыерны чылбырда гына тотып булмый, аңа прогулка, саф һава кирәк. Хәрәкәттә -
бәрәкәт, диләр. Кыш көне кайнар су белән салам бутап бирәбез, бераз тозлы су өстәп.
Нишлисең бит, азап­ланмасаң, хәрәкәтләнмәсәң юк. 12 мең пенсия­ңә карап ята алмыйсың. Авыл җирендә тырышмасаң булмый. Ә тырышсаң, ялкауланмасаң, яшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә авыл хуҗалыгы Чирмешән роайоны сыерлар