Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Чегодай эшкуарлары кыш буе суган кыягы сатканнар

Урамда суык, кар-буран, ә Югары Чегодай авылында Омаровлар теплицасында кыш буе яшел суган (кыягы) үсә. Бүген алар атна саен 100 килограмм яшел тәмлеткечне җыеп, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә базаларга илтеп бирәләр. Омаровлар теплицада яшел суганны май аена кадәр үстерәләр. Әлеге яшелчә янәшәсендә киштәләрдә меңләгән стакан тезелеп киткән, аларда редиска,...

Урамда суык, кар-буран, ә Югары Чегодай авылында Омаровлар теплицасында кыш буе яшел суган (кыягы) үсә.

Бүген алар атна саен 100 килограмм яшел тәмлеткечне җыеп, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләренә базаларга илтеп бирәләр.
Омаровлар теплицада яшел суганны май аена кадәр үстерәләр. Әлеге яшелчә янәшәсендә киштәләрдә меңләгән стакан тезелеп киткән, аларда редиска, пекин кәбестәсе, кыяр үсентеләре баш төрткән.
-Бу үсентеләрне халыкка да сатабыз, бер өлешен үзебезнең теплицада үстерергә ниятләп торабыз. - ди Руслан. - Зур теплицаны Кукмарага күчереп төзедек, кыяр үсентеләрен шунда алып китәбез. Быел әнис (укроп) тә үстереп карарга булдык, әле алар чыгып кына килә.
Омаровларның теплицаларында ел әйләнәсе өч ир кеше эшли. Биредә тәүлек буе тиешле температураны сакларга, шуның өчен мичне ягып торырга кирәк. Үсентеләргә вакытында суын сибәргә, чүбен утарга, өлгергән уңышны җыеп та алырга.
Уңышны җыеп алганчы күп тырышырга, ягу өчен мазутын табарга, утын да әзерләргә кирәк. Омаровлар орлыкны Мәскәүгә барып алалар. Узган ел бер гектар мәйданда кәбестә иккәннәр, зур теплицада кыяр үстергәннәр.
Русланның, яшь булса да, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, аның әти-әниләре теплица тоткан, ул яшьтән шунда эшләп, барын да өйрәнеп үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай суган кыяр теплица Омаровлар