Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәйкәлләргә лаек әниләр

Хәзер инде бу гадәткә керде - районда зур бәйрәмнәрне өстәл артында түгел, ә мәйданнарда, мәдәният йортында купшы итеп уздыралар. Һәр җитәкче үз хезмәткәренә - алдынгыга, ветеранга бүләк тә алып килеп тапшыра. Әниләр көнен дә күп кеше катнашында оештырдылар. Авыллардан һәм район үзәгендәге оешмалардан чакырылган хатын-кызларның күңелләрен күрделәр: котлаулар, мактау сүзләре,...

Хәзер инде бу гадәткә керде - районда зур бәйрәмнәрне өстәл артында түгел, ә мәйданнарда, мәдәният йортында купшы итеп уздыралар. Һәр җитәкче үз хезмәткәренә - алдынгыга, ветеранга бүләк тә алып килеп тапшыра.

Әниләр көнен дә күп кеше катнашында оештырдылар. Авыллардан һәм район үзәгендәге оешмалардан чакырылган хатын-кызларның күңелләрен күрделәр: котлаулар, мактау сүзләре, бүләкләр аларның күңеленә хуш килгәндер.
-Хәтта олыгайгач та, һәркем үз әнисен үзенчә искә ала, әниләрдән дә изге, гадел, түземле, гүзәл тагын кем бар?!- дип район җитәкчесе Наил Зарипов бүгенге кунакларга мөрәҗәгать итте. - Аларны кадерлик, саклыйк. Кызганыч, кайберәүләр, төрле сәбәп табып, газиз әниләренең хәлен дә белми. Кайбер ир-атлар хатын-кызга сүгенеп эндәшә, аларга кул күтәрә.
Район башлыгы монда килгән хатын-кызларның күбесенә - Бөек Ватан сугышы чоры балаларына, ветераннарга, хезмәт алдынгыларына бүләкләрне үзе тапшырды. Тантана барышында, гомумән, һәркемгә җылы сүз табылды, һәркемгә мактау җиткерделәр.
Бәйрәмгә 72 яшьлек Мәдинә Сафина Якты Таудан килгән. Биш бала әнисе. Егерме биш ел буе колхозда сыер сауган, биш ел дуңгызлар караган. Кызганыч, ире күптән вафат икән.
-Аллага шөкер, тормыштан зарланмыйм, - ди ветеран.- Малай белән килен тәрбиясендә яшим. Чирмешәндә күптән булган юк иде, бәйрәмгә дәшүләре сөендерде, бар да ошады.
Клавдия Коченкова да гомере буе, утыз елдан артык, колхозда, терлекчелектә эшләгән, ире Анатолий тракторчы, көтүче дә булган.
-Бала тапканнан соң иң күбе ун көн өйдә утырганмындыр, гел эшкә чакырдылар, - ди Клавдия Константиновна. - Әле бит фермадан кайткач та абзар тулы дуңгызлар, сарыклар, сыер карарга өлгердек. Ял сирәк эләкте, хәер, эләкмәде дә.
Аның әтисе, өч туганы сугышка киткәннәр дә, югалганнар, кайтмаганнар. Бүгенгесе шөкер итәрлек инде, газ, су, электр уты бар, пенсияне китереп торалар. Ул биш кыз әнисе, 12 онык, 5 оныкчык әбисе.
Түбән Кармалкадан Мария Жирухина әле эшли, хат ташучы, техничка да икән. Төп эшләренә өлгерә, өендә дә уңган хатын-кыз. Ире белән алты бала үстерәләр. Хәләл хезмәт белән көн күрәләр, малны күп асрыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимешне дә үз бакчаларында үстерәләр.
Район мәдәният йортында әниләрне, әбиләрне концерт программасы күрсәтеп тә тәбрикләделәр. Үзебезнең "Ветеран", "Умырзая" һәм башка ансамбльләр, үзешчәннәр чыгышын Казаннан килгән "Сәйдәш" бию ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Сибгатуллина җитәкчелегендәге сәхнә осталары концерты да бизәде.
Өч сәгатькә сузылган тантаналы бәйрәм азагында район башлыгы Чирмешәндә Әниләр Аллеясы ясарга тәкъдим итте, әле һәйкәл куярга да әзерлек башлануын белдерде. Сүз уңаенда, әниләргә һәйкәл булдыру идеясе моңа кадәр район газетасын укучыларда да туган иде. Әйе, гүзәл затлар, кадерле әниләр һәйкәлләргә дә лаек.
Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖ: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/277---2014.html
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан