Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыкларында уракны борчактан башладылар

“БИО-АГРО” җәмгыяте урып-җыю эшләренә районда беренче булып кереште. Комбайннар иң әүвәл борчакны теземгә салырга чыкты.

Аларда бу культура 1177 гектар мәйданда игелгән. Монда, инвесторларда, тулаем 14 мең 617 гектарда бөртекле культуралар уңышын җыясы бар (райондагының 37 проценты).

Бүген төп көч Урманасты Үтәмештән арырак, ДНС янәшәсендәге участокта. Тешне сындырырлык булып өлгергән борчак уңышын җыялар. Алыннар бик чиста, яхшы тәрбия күргән, шуңа да турыдан-туры суктыралар. Борчакның бер өлешен теземгә дә салганнар.

- Проблема юк, иртүк эшкә керештек, - ди комбайнчы Рәис Ханнанов. – Хакны эш күләменә карап түләячәкләр. Ашау өчен өстәмә түләү каралган.

 

- Борчак өлгергән, - диде дүрт еллык ACROS 585 комбайнын йөртүче Рамил Хәсәншин.

Уңган, тәҗрибәле механизатор ул, монда инде берничә көн эшләгән, ә бүген, иртәнге якта, комбайнында берничә каешны алыштырып куйды. Җәмгыятьтә запас частьләрне, кирәге чыкса, минуты белән китерәләр икән.

“БИО-АГРО” агрономы Рафаэль Гыйләҗев әйтүенчә, Иван Букин, Рифат Билалов, Нияз Беляев, Андрей Сидоров, Рамил Зарипов һәм башкалар да уракның беренче көннәреннән үк җитештерүчән эшлиләр. Уңыш та яхшы быел, борчакның гектардан уртача чыгышы – 20, ә уҗым бодаеннан 39 центнер тирәсе.  Кырда әлегә 16 комбайн эшли.

Суктырылган борчакны һәм уҗым бодаен туп-туры Нурлатка озаталар. Куәтле машиналарның берсе-берсе берьюлы 20 тонна йөк төяп китә.

Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда 39 мең 422 гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы. Уҗым бодае һәм арыш – 8154, сабан бодае – 12243, арпа – 1457, солы – 2553, борчак 1409 гектар бәйдан били.

Берничә көн элек “ЧИРМЕШӘНАГРО” да уракка кереште. Башкалар да әзер, игеннәрнең өлгергәнен генә көтәләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев