Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ульяновкада наркоманнарны тоткарлаганнар

Август ахырында Ульяновка авылында йорт яны участокларында мәк җыеп йөрүче Нурлат кешеләрен тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, аларның икесе наркотик кулланган хәлдә була. Мәкне ташландык йорт территориясеннән җыеп алганнар. Хокук саклаучылар сүзләре буенча, алар мәкне яз көне үзләре үк чәчкән булырга да мөмкин. Мәк саламына физик-химик экспертиза да ясалган. Бүгенге көндә...

Август ахырында Ульяновка авылында йорт яны участокларында мәк җыеп йөрүче Нурлат кешеләрен тоткарлаганнар.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, аларның икесе наркотик кулланган хәлдә була. Мәкне ташландык йорт территориясеннән җыеп алганнар. Хокук саклаучылар сүзләре буенча, алар мәкне яз көне үзләре үк чәчкән булырга да мөмкин. Мәк саламына физик-химик экспертиза да ясалган. Бүгенге көндә гаеплеләрнең берсенә - мәк саламы табылган кешегә карата җинаять эше кузгатылган, аны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Наркотик матдәләр кулланучыларын административ җаваплылыкка тартканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка