Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылыкка да сәләт кирәк

Моннан 30 еллап элек армиядә автомат сүтеп-җыю буенча беренче урын алган өчен Габдулла Шәйдуллинның укучысын командирлары отпускага җибәрә. Солдат, кайтуга ук, хәрби әзерлек дәресләрендә үзен шулай шәп укыткан остазына рәхмәт әйтеп чыга. Шушы мөгаллимгә район башлыгы Наил Зарипов укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында узган чарада республика Мәгариф һәм...

Моннан 30 еллап элек армиядә автомат сүтеп-җыю буенча беренче урын алган өчен Габдулла Шәйдуллинның укучысын командирлары отпускага җибәрә. Солдат, кайтуга ук, хәрби әзерлек дәресләрендә үзен шулай шәп укыткан остазына рәхмәт әйтеп чыга.

Шушы мөгаллимгә район башлыгы Наил Зарипов укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында узган чарада республика Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырды. 41 ел педагогик стажлы укытучы икән Габдулла Гомәр улы. Дистә еллар Югары Кәминкә егет-кызларын хәрби яктан әзерләгән, завуч буларак та хезмәт куйган. Үз авылында аны оста мич чыгаручы, балта остасы буларак та беләләр. Хезмәт Даны ордены кавалеры, халык мәгарифе отличнигы бүген Бәркәтә балаларына математика серләрен өйрәтә.
-Укытучы музыкант шикелле, әгәр сәләтең юк икән, бу һөнәр буенча эшләү мөмкин түгел. Ул үз предметын бик яхшы белергә тиеш. Баладан нәрсәдер таләп итеп, аңа тавыш күтәргәнче, барысын да үзең эшләп күрсәтү зарур. Шуны да онытмаска - бар баланың да "күңел кәсәсе" бер түгел, ягъни син аңлатканны алар бер төрле сеңдерми, - дип тәҗрибәсе белән уртаклаша бәйрәм кунагы.
Габдулла абый кебек, дистә еллар балаларга белем биргән тагын байтак ветеранны бу көнне сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр. Бәхеткә, аларга алмашка килгән яшьләр дә сынатмый, аларның шәкертләре дә республикакүләм бәйгеләрдә лаеклы чыгыш ясыйлар.
Бүген район мәктәпләрендә 467 укытучы, гомумән мәгариф өлкәсендә 747 якташыбыз хезмәт куя.
Бәйрәмдә 1 нче Чирмешән мәктәбе китапханәчесе Наталья Миронова район башлыгының Мактау грамотасы иясе булды. Ә Ивашкинодан химия һәм биология укытучысы Татьяна Данилова һәм шушы ук авылдан ветеран-укытучы Венера Назарова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Венера Николаевна Ивашкино мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, мәктәп белән җитәкчелек иткән, Мәскәүгә кадәр барып, немец телен дә үзләштереп кайткан. Мисал өчен генә әйтик, ул эшләгәндә, 1961-63 елларда, Ивашкино мәктәбендә 300дән күбрәк бала укыган.
-Укучыларны "сугышып" тәрбияләргә түгел, яхшылык белән алдырырга кирәк. Өстәл артына утырып та дәрес аңлатмыйлар. Дәрескә кергәндә күрсәтмә материалың булсын. Укытучы хезмәте җиңел түгел, әмма аны яратып эшләсәң, авырлыгы сизелми, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан