Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучылар ник арый?

Витамин җитми, көн кыска, суыклар да ай-һай гына. Уку елының шушы чорына туры килгән өченче чиреге балаларны да ялыктыра. Ә каникулларга кадәр әле шактый вакыт бар. Баксаң, озын диеп тоелган чирек башкаларыннан әллә ни аерылмый да икән - аерма 7-15 көннәр чамасы. Еллык уку графигы буенча, ул 10 атна -...

Витамин җитми, көн кыска, суыклар да ай-һай гына. Уку елының шушы чорына туры килгән өченче чиреге балаларны да ялыктыра. Ә каникулларга кадәр әле шактый вакыт бар.


Баксаң, озын диеп тоелган чирек башкаларыннан әллә ни аерылмый да икән - аерма 7-15 көннәр чамасы. Еллык уку графигы буенча, ул 10 атна - 60 көн дәвам итә. Психологлар, табиблар әйтүенчә, укучыларны һаман да шул кыш алҗыта икән.

-Элек безнең мәктәп балалары язгы каникулга юллар өзелгәч, ташулар башлангач чыга иде. Уку апрельнең 4, 5ләренә, хәтта 10нарына кадәр сузылды,- ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габделбәр Мифтахов. -Хәзер язгы чорда авылларда юлсыз калу проблемасы юк диярлек. Уку елының көннәре тигезрәк бүленсен һәм балалар авыр чирекне ансатрак кичерсен өчен, каникулга авыл балалары да шәһәрнекеләр белән бер вакытта чыгалар.

Шул ук психологлар фикеренчә, өченче чирекнең озын булып тоелуы төрле олимпиадалар, тест тикшерүләре, фәннәрнең иң катлаулы бүлекләрен өйрәнү дә яңа елның беренче айларына туры килү белән бәйле икән.

-Бу чорда ата-аналар балаларының саф һавада күбрәк булуына игътибар итсен иде. Уллары, кызлары белән чаңгыда, тимераякта йөрсәләр, алар үзләре дә, балалары да ял итәчәк. Саф һавада күмәк эш тә файдага гына. Бу вакытта компьютер, телевизорлар хуҗаларыннан "котылып торачак". Һәм беркайчан да юмор хисен онытмагыз, уен-көлке - үзе бер ял,- ди Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе психологы Гөлназ Вафина.

Балага өй эшләрен эшләргә булышу яхшы, чөнки бөтен бала да дәресләрне мөстәкыйль һәм ансат кына үзләштереп бетерә алмый. Иртән зәңгәр мәтрүшкә, гөлҗимеш (шиповник) белән витаминлы чәйләр эчү дә организм өчен бик файдалы икән.

-Озын чиректә талчыккан балаларны бераз "уяту" өчен без район үзәгендәге Боз сараена, бассейнга походлар ясыйбыз. Моны, нигездә, ата-аналар белән берлектә сыйныф җитәкчеләре оештыра,- ди Яңа Элмәле мәктәбе директорының уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Мельникова.

Мәктәпләрнең иң кечкенә укучылары өчен инде берничә ел кышын өстәмә "отпуска" бар. Беренче сыйныфлар шул рәвешле 13 февральдән 23 февральгә чаклы каникулларда ял итеп ала.

-Башлангычлар бик хәрәкәтчән булса да, кышын хәтта алар да "сүнә". Шуның өчен без кечкенәләрне саф һавада ешрак йөртергә тырышабыз. Физик тәрбия дәресләрендә чана, чаңгы шуабыз. Элек, үзебез бала чакта уйнаган "Патша төшереш", "Байрак алыш" та балаларны активлаштыра,- дип тәҗрибәсе белән уртаклаша Әмир башлангыч мәктәбе мөдире Исламия Нуретдинова.

Бала кышын мәктәпкә караңгыда китә, өстәмә дәресләргә калучылар караңгыда кайта да. Бу вакытта табиблар исә аларның көнлек режимын контрольдә тотарга киңәш итә.

-Йокысы туйсын өчен бала иртәрәк ятсын. Кышын аларга җиләк-җимеш, яшелчәне күбрәк ашатырга кирәк. Табиб белән киңәшеп берәр курс витамин терапиясе дә файдага гына булачак. Һәм иң мөһиме - гаиләдә тынычлык, балаларга яхшы мөгамәлә булырга тиеш,- ди Чирмешән үзәк больницасы педиаторы Саимә Әбдрәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа