Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзлек, тизлек, уңганлык суда да беленә

Ватан сакчысы көненә багышлап үткәрелгән дүртенче район спартакиадасында унбиш оешма командасы катнашты. Алты төр буенча ярышта Чирмешән лицее спортчылары иң күп баллар җыйды. Район кулланучылар җәмгыяте - икенче, Чирмешән кадет-интернат мәктәбе - өченче урыннарда. 1нче Чирмешән мәктәбе һәм "Чирмешәнагрохимсервис" та беренче бишлектә. Төрле хезмәтләр башкаручы, спорт белән дус ир-егетләр һәм...

Ватан сакчысы көненә багышлап үткәрелгән дүртенче район спартакиадасында унбиш оешма командасы катнашты. Алты төр буенча ярышта Чирмешән лицее спортчылары иң күп баллар җыйды.


Район кулланучылар җәмгыяте - икенче, Чирмешән кадет-интернат мәктәбе - өченче урыннарда. 1нче Чирмешән мәктәбе һәм "Чирмешәнагрохимсервис" та беренче бишлектә.

Төрле хезмәтләр башкаручы, спорт белән дус ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр - беренче урыннарны алучылар менә кемнәр:

Флюза Мисбахова (Чирмешән лицее), Рамил Моратшин (район электр элемтәсе челтәрләре) - пневматик мылтыктан ату; Фәнис Вафин (Чирмешән лицее), Марина Колесникова (Иске Элмәле) - турникта күтәрелүдә, Рәсимә Гатауллина, Ирек Назыйров ( "Чирмешәнагрохимсервис"), Кәшифә Җиһаншина, Фәнис Вафин (Чирмешән лицее), Сергей Миронов (1нче Чирмешән мәктәбе), Марат Исхаков (хәрби комиссариат) - кул көрәштерүдә; Максим Малешин (МЧС), Марина Колесникова (Иске Элмәле) - гер күтәрүдә.

Йөзү буенча ярышта Чирмешән лицее - беренче, кадет мәктәбе - икенче, райпо - өченче урыннарда. Аркан тартуда Росреестр оешмасы алга чыкты, райпо - икенче, 106нчы училище - өченче.

Спартакиада бәйрәм кебек узды, һәркем үз сәләтен күрсәтә алды.

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда врач Маским Просвиркин да катнашты, үзәк больница данын яклап, турникта тартылды, бассейнда йөзде.

- Сәламәт яшәү өчен спорт белән гел дус булырга кирәк,- ди ул. - Без Түбән Кәминкәдән Чирмешәнгә, бассейнга еш киләбез, чаңгыга да басабыз, иренмибез.

"Чирмешәнагрохимсервис" командасын шушы җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров алып килгән. Илшат та үзенекеләргә көч бирү белән генә чикләнмәде, пневматик мылтыктан атып, гер күтәреп, командага байтак очко китерде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап