Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тынычлыкның кадерен белик

Үткән атна якшәмбесендә, моннан 73 ел элек башланган Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны тын калып искә алдылар. Бу уңайдан Чирмешәндә оештырылган митингка йөздән артык кеше килде. Район Сабан туе буласы көнне, иртән, илебез чикләрен бозып кергән немец фашистлары белән аяусыз көрәш 1418 көнгә сузыла, анда 8534 якташыбызның гомере өзелә. Исән-сау...

Үткән атна якшәмбесендә, моннан 73 ел элек башланган Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны тын калып искә алдылар. Бу уңайдан Чирмешәндә оештырылган митингка йөздән артык кеше килде.

Район Сабан туе буласы көнне, иртән, илебез чикләрен бозып кергән немец фашистлары белән аяусыз көрәш 1418 көнгә сузыла, анда 8534 якташыбызның гомере өзелә. Исән-сау кайтканнарының да күбесе инде гүр иясе.
-Минем бабам Смоленск янында барган сугышларда һәлак булган. Бүген миңа да авыр, - диде район җитәкчесе Наил Зарипов, ил азатлыгы өчен көрәшкәннәрне, тынычлык хакына каннарын тамызганнарны онытмаска өндәп. - Кызганыч, аяз күк йөзебезнең, бүгенге көнебезнең кадерен белмибез. Митингка кемдер кушуы буенча түгел, ә үзләре теләп бик күп кеше килер дип уйлаган идем, тик алай булмады, килүчеләр аз, күреп торасыз.
Наил Зарипов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына җитди әзерләнү, Чирмешәндәге Җиңү паркында төзелешне шул көнгә кадәр төгәлләү кирәклеген дә әйтте.
Яшьләр мәйданында башланган чарадан соң азатлык сугышчысы - билгесез солдат һәйкәле һәм хәрби техника түренә веноклар куелды. Өлкәннәр, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан фоторәсемгә дә төштеләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан митинглар үтәчәк

2
X