Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төп бүләкнең берсе Ульяновкага китте

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүгә район конкурсында, авыл җирлекләре арасынада, Ульяновка җирлеге беренче урынны алды. Җиңүчегә Диплом һәм 7 мең сум акчага сертификат тапшырдылар. Биредә административ биналар янында гына түгел, ә урамнарда, йортлар каршында да кардан фигуралар ясаганнар, гирляндалар элгәннәр, чыршылар бизәгәннәр. Түбән Кәминкә һәм Иске Кади...

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүгә район конкурсында, авыл җирлекләре арасынада, Ульяновка җирлеге беренче урынны алды. Җиңүчегә Диплом һәм 7 мең сум акчага сертификат тапшырдылар.

Биредә административ биналар янында гына түгел, ә урамнарда, йортлар каршында да кардан фигуралар ясаганнар, гирляндалар элгәннәр, чыршылар бизәгәннәр.
Түбән Кәминкә һәм Иске Кади җирлекләрен 5 мең сум акчага сертификат һәм Диплом биреп, икенче урынны алулары белән котладылар.
Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре өченче урында. Алар - 3 мең сум акча, Диплом ияләре.
Комиссия район үзәгендәге оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр арасында район мәдәният йорты һәм "Ромашка" балалар бак­часы территория­ләре бизәлешен бе­рен­че урын­га лаек дип тапты. Әлеге җиңүчеләр дә Дип­лом һәм 7 мең сумга сертификат ияләре булдылар. 135нче янгын часте һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасы - икенче (Диплом һәм 5әр мең сум акча), "Каенкай", "Ландыш", "Әкият" бакчалары - өченче (Диплом һәм 3әр мең сум акча).
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бу атна дүшәмбесендә узган планеркада билгеләп үткәнчә, кайбер авылларда (Ульяновка, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Чумачка, Түбән Кармалка, Урманасты Үтәмеш, Кара Чишмә, Бәркәтә һ.б.) территория­ләрне бик оригиналь, зәвык белән бизәгәннәр, бу эштә аерым хуҗалык­лар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре актив катнашканнар. Андыйлардан Фиалка Носкова (Урманасты Үтәмеш), Илмир Камалов (Иске Кади), Гөлинә Вәлиуллина (Чумачка), Рәзилә Шәрифуллина (Туймәт) махсус бүләкләргә лаек булдылар.
Гомумән, бүләкләнүчеләр дистәләп. Кемдер Чирмешәндәге үзәк чыршыны, "Техническая" парк-скверын бизәүгә зур өлеш керткән, кемдер фигураларны остарак ясаган, икенчеләренең утлары яктырак яна, кемдер бу эшләргә башкалардан иртәрәк керешкән. Барысына да рәхмәт. Тырышлыгыбыз - үзебез өчен.
-Яңа ел шәһәрчекләре, территорияләр чын мәгънәсендә эшләргә, аларда бәйрәм чаралары еш үткәрелергә тиеш, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. -Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка Яңа ел чыршы