Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән “өй туе” булачак

Бүген районда торак шартларын яхшыртуга хокуклы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына дүрт авылда өйләр төзиләр. Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинага һәм Кармышта гомер итүче Миннурый Хәммәтшинага өйләрне апрель аенда ук төзи башладылар. Июнь аенда аларны файдалануга да тапшырырга тиешләр. Анфиса Кузьминичнага бу ай азагында 90 яшь тулачак. Бик тиз,...

Бүген районда торак шартларын яхшыртуга хокуклы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына дүрт авылда өйләр төзиләр.


Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинага һәм Кармышта гомер итүче Миннурый Хәммәтшинага өйләрне апрель аенда ук төзи башладылар. Июнь аенда аларны файдалануга да тапшырырга тиешләр. Анфиса Кузьминичнага бу ай азагында 90 яшь тулачак. Бик тиз, бик матур итеп төзелүче йортта аңа әле тагын озак яшәргә язсын.

Якты Тау поселогында яшәүче Сәлимә Хөснуллина өенең түбәсен ябалар. Лашманда торучы Сара Гыйматдинова өчен дә туган авылында яңа өй сала башлаячаклар.

Чирмешәннән Александра Павлова да үзе яшәгән урында өй салырга уйлаган. Субсидия күчү белән, төзүчеләр монда да эшкә керешәчәкләр.

Сүз уңаеннан, бүген торак алырга хокуклы 56 райондашыбыз ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ветераннарга – торак