Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табигать тә башка көтә алмый

Районыбыз хуҗалыкларында көздән эшкәртелергә тиешле кырларның 27400 гектарында әлеге агротехник чара башкарылды (тиешленең 68 проценты). Кадидагы "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында механизаторлар соңгы гектарларны "каралта". Алар 2310 гектар җир мәйданын эшкәртеп куйды. Ульяновкадагы "Иванов Ю.С", Лагеркадагы "Моляков В.А." крестьян-фермер хужалыкларында да күпчелек кырлар туңга сөрелгән. "Күтәмә АГРОфирмасы" планлаган 2551 гектар чәчүлек...

Районыбыз хуҗалыкларында көздән эшкәртелергә тиешле кырларның 27400 гектарында әлеге агротехник чара башкарылды (тиешленең 68 проценты).

Кадидагы "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында механизаторлар соңгы гектарларны "каралта". Алар 2310 гектар җир мәйданын эшкәртеп куйды. Ульяновкадагы "Иванов Ю.С", Лагеркадагы "Моляков В.А." крестьян-фермер хужалыкларында да күпчелек кырлар туңга сөрелгән. "Күтәмә АГРОфирмасы" планлаган 2551 гектар чәчүлек мәйданнарының әлегә 1881 гектарын эшкәртте (тиешленең 74 проценты ). Ә "Лениногорск АГРОфирмасы" исә Шешминка, Бәркәтә, Түбән Кармалка авылларындагы кырларны планлаган күләмдә - барлыгы 3833 гектар мәйданны тулысынча эшкәртеп сукалап куйган.
-Әлеге эшләрне башкарырга быел табигать тә кояшлы, коры көннәрен кызганмады. Моннан файдаланган өлгер хуҗалыкларның кырлары чүптән арынды, хәзер алар көзге яңгырлар дымын сеңдерәчәк,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов.-Тик вакытында оеша алмау сәбәпле, "Кара Чишмә"җәмгыятендә кырлар көздән эшкәртелмәде диярлек. Җиргә шундый мөнәсәбәт булганга, бу хуҗалыкның икмәге дә, азыгы да юк та инде. "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә дә тиешле мәйданнарның 7 проценты гына эшкәртелгән. "Алга"да 1401 гектар җирнең бары 20 гектарын гына туңга сөрделәр.
Белгечләр әйтүенчә, бүген район хуҗалыкларының кайберләрендә дизель ягулыгы проблемасы бар. Интернет исә алдагы көннәргә яңгырлар күрсәтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан