Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыер озак йоклатмый

Түбән Кәминкә авылыннан Хөснуллиннар хуҗалыгы август аенда бер тонналап сөт саткан. Дүрт баш сыердан тыш, әлеге гаилә сигез яшь бозау, өч баш үгез дә асрый. -Бу көннәрдә сыерларның сөте азайды: озакламый бозауларга тиешләр. Хәзер көненә 30 литрлап сөт тапшырабыз. Август аена 11 мең сум акча алдык,- ди хуҗабикә Миләүшә. Хөснуллиннарның...

Түбән Кәминкә авылыннан Хөснуллиннар хуҗалыгы август аенда бер тонналап сөт саткан. Дүрт баш сыердан тыш, әлеге гаилә сигез яшь бозау, өч баш үгез дә асрый.

-Бу көннәрдә сыерларның сөте азайды: озакламый бозауларга тиешләр. Хәзер көненә 30 литрлап сөт тапшырабыз. Август аена 11 мең сум акча алдык,- ди хуҗабикә Миләүшә.
Хөснуллиннарның 110 гектар чәчүлек җирләре бар. Быел анда арпа, бодай үстергәннәр. Үз терлекләренә җитәрлек печән дә шуннан. МТЗ-1221, Т-150 тракторлары, "Фермер" тегермәне, районнан бирелгән сыер саву аппараты - барысы да эшкә җигелгән.
-Яшь терлекләргә берәр капчык арпа пешереп куям, ул берничә көнгә җитә. Фуражны корылата да бирәм, печәнгә дә кытлык юк, - ди ветеринария белгече - гаилә башлыгы Габбас Хөснуллин.
Күп терлек тотучы гаилә иртәнге биштән аякта, иренмиләр, иртә торып, соң яталар. Суган үстерергә дә вакыт табылган. Бу әче яшелчәне ярты тонна үстереп, килограммын 15 сумнан урнаштыра да алганнар. Иш янына куш: монысы да акча.
Районыбызның шәхси хуҗалыкларында 1900ләп баш савым сыеры исәпләнә. Сөтлебикәләрнең иң күбе Чирмешән авыл җирлегендә -188 баш, Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмәдә - 166, Иске Кади авыл җирлегендә 144 баш. Ә менә Күтәмәдә сыерлар 29 баш кына исәпләнә, Түбән Кармалка авыл җирлегендә дә күп түгел, 44 баш.
Сентябрь азагында шәхси хуҗалыклар көненә уртача 6600 килограммлап сөт саткан.
-Биш баш яки аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хужалыкларга быел район бюджеты хисабына 32 һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 25 берәмлек бушлай сыер саву аппараты бирелде. Савым сыерлары санын 5кә җиткерүчеләр, я аннан да арттыручыларга мондый җиһаз белән тагын булышырга мөмкинчелек бар,- дип хәбәр итте муниципаль районы башлыгының киңәшчесе Әмир Могыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нижняя Каменка