Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сумкамы, акчамы – барысы да ярый

Районда аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, мәктәп яшендәге 176 бала бар. Аларың 76сы быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында бу балаларга быел да ярдәм булачак. Район социаль яклау һәм социаль ярдәм бүлекләре оешма җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә акциядә актив катнашуларын сорап хатлар юллаганнар....

Районда аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, мәктәп яшендәге 176 бала бар. Аларың 76сы быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә.


"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында бу балаларга быел да ярдәм булачак. Район социаль яклау һәм социаль ярдәм бүлекләре оешма җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә акциядә актив катнашуларын сорап хатлар юллаганнар. Рәхмәт, булышырга теләк белдерүчеләр бар. Район электр элемтәсе узелы һәм район электр челтәрләре 1нче класска баручы балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк итәргә ышандырганнар. "Прагма" кибете концелярия кирәк-яраклары биргән. Шәхси эшмәкәр Илназ Газыймов акчалата ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined