Казанда начар күрүче кешеләр өчен җайлаштырылган мәчет барлыгы хакында ишетеп белә идем. Күптән түгел авылдашым, укытучы Фәнис Шәфыйков белән шушы изге йортны үзебез дә күреп кайттык.
Әлеге "Ярдәм" мәчетенең кунакчыл имамы Илдар Баязитов мондагы яшәү, эш рәвешен безгә бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып йөрде. Чынлап та, начар күрүчеләр үзләрен иркен тотсын, аралашсын,...
Казанда начар күрүче кешеләр өчен җайлаштырылган мәчет барлыгы хакында ишетеп белә идем. Күптән түгел авылдашым, укытучы Фәнис Шәфыйков белән шушы изге йортны үзебез дә күреп кайттык.
Әлеге "Ярдәм" мәчетенең кунакчыл имамы Илдар Баязитов мондагы яшәү, эш рәвешен безгә бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып йөрде. Чынлап та, начар күрүчеләр үзләрен иркен тотсын, аралашсын, белем алсын өчен бу йортта менә дигән мөмкинлекләр ясаганнар. Әйтик, инвалидлар өстәл теннисы уйный. Дөрес, сетка аша түгел, ә тупны капкаларга кертеп. Аның өчен шарга тавыш сигналы куелган. Әле ул гына түгел, мәчет ишегалдында футбол мәйданчыгы ук бар. Сукырлар уен вакытында кыңгыраулы туп куа.
Фәнис исемле егет исә монда йөрүчеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә икән. Үзе дә сукыр мөгаллим, дәресләр үткәрергә мәчеткә шәһәрнең бөтенләй икенче башыннан килеп йөри. Мондагы компьютерларның клавиатуралары күрмәүчеләр өчен тавыш бирә. Кнопкага баскач - хәреф аваз белән кабатлана. Кнопкалар сукырлар өчен булган кабарынкы нокталардан торган "Брайль" шрифты белән дә җайланган. Шәкертләр аны кул белән тоярга әүвәл домино шикелле ясаган плитәләрдә өйрәнә.
Бер бүлмәдә күп итеп җыелган карабодай, дөге нәрсә өчен дисәң, аларны сукырлар пластилинга батырып рәсемнәр ясый. Гаҗәп, күрмәүче кеше искиткеч сәнгать әсәре тудыра ала икән. Шунда ук бер апа сукырларны чәй куярга, ашлар пешерергә өйрәтә. Монда тәртип, бар да көйләнгән. Инвалид шәкертләр бәрелми-нитми коридорларда йөри, үзләренә кирәкле бүлмәне таба. Аның өчен ишекләргә "Брайль" белән язылган тамгалар, стеналарга тотынгычлар беркетелгән. Идәннәрдә сары төстәге киң сызыклар да бар - начар күрүчеләр нәкъ шул төсне яхшырак күрәләр ди. Алар идәндәге намазлыкларны шушы рәвешле табып, хәтта беренче рәтләргә үк узалар. Сукыр кешенең сизү органнары бик көчле диләр - дөрес икән.
Сукырлар өчен Россиядә бу бердәнбер шундый урын. Биредәге авырулар арасында Чечнядан хәтле килеп рухи дәва алучылар да бар.
Шушы сәваплы эштә мәчеткә республика Президенты, шәһәр мэры да булышкалап тора. Эшмәкәрләр, гомумән, изге күңелле башка бик күпләр мондагыларны матди ярдәменнән ташламый. Күрмәүчеләр өчен шактый чыгымнар тотыла бит. Әйтик, мәчет монда килүчеләрнең юл чыгымнарын каплый, аларны үз хисабына яшәтә, ашатып-эчертеп тора. Безнең районның Әмир мәчете дә "Ярдәм"гә еш булыша. Ел да халыктан җыелган азык-төлекләтә булган сәдака шунда китерелә икән. Казанда бу авыл халкына бик зур рәхмәт әйттеләр.
-Без инде ун еллап авылдашларыбыз көзге якта биргән гошер сәдакасын - 70-80 капчык бәрәңгене шушы "Ярдәм" мәчетенә илтеп тапшырабыз. Халыктан җыелган фитра сәдакалары да мондагы сукырлар, ятим-ятимәләргә ирештерелә,- ди Әмир мәчете имамы Люцир хәзрәт Зыятдинов.
Әгәр дә районыбызда әлеге сукырларга ярдәм итәргә теләүчеләр тагын булса, авыл имамнарына мөрәҗәгать итсеннәр иде. Җыелган ит, бәрәңге, башка яшелчә ише ризыкларны "Ярдәм"гә илтүне мин үз өстемә алам.
Рөстәм Вәлиев,
Кара Чишмә мәчете имамы.
"Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте"нең Нурлат шәһәре бүлегендә безнең районнан 35 кеше исәптә тора. Шуларның җидесе - беренче, унтугызы - икенче, тугызы - өченче төркем инвалид.
-Әлеге җәмгыять җитәкчеләре безнең районга елына бер мәртәбә килеп, үз әгъзаларының хәлләрен, проблемаларын белешеп китә. Шулай ук, җәмгыятьнең елга бер үтүче зур җыелышында да гадәттә районнан дүрт-биш делегат катнаша,- ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина.
Чирмешәндәге үзәк китапханәсе директоры Ландыш Зыякова әйтүенчә, әгәр дә кирәксенүчеләр булса, сукырлар өчен "Сөйләүче китап"ларга заявка бирергә мөмкин. Алар аша рус һәм татар телләрендә әсәрләр тыңлап була.
Нет комментариев