Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы кыңгырау

Хуш, мәктәп! Утыз Имән мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен эчтәлекле, кызык, истә калырлык итеп үткәрделәр. Унберенче классны тәмамлаучы Айсылу Вәлиуллина һәм Гүзәл Кәлимуллина турында бар да мактап кына сөйләделәр. Икесе дә яхшы укыганнар, актив, инициативалы булганнар. Мәктәп директоры Рөстәм Җәмалиев, мәчет имамы Җәүдәт Шәймарданов, авыл җирлеге башлыгы Айрат Кәлимуллин, "Безнең...

Хуш, мәктәп!

Утыз Имән мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен эчтәлекле, кызык, истә калырлык итеп үткәрделәр.


Унберенче классны тәмамлаучы Айсылу Вәлиуллина һәм Гүзәл Кәлимуллина турында бар да мактап кына сөйләделәр. Икесе дә яхшы укыганнар, актив, инициативалы булганнар.

Мәктәп директоры Рөстәм Җәмалиев, мәчет имамы Җәүдәт Шәймарданов, авыл җирлеге башлыгы Айрат Кәлимуллин, "Безнең Чирмешән" район газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров, Зәй шикәр заводы генераль директоры урынбасары Рөстәм Кәлимуллин, полиция вәкиле Марат Кәбиров, хезмәт ветераны Сирач Кәлимуллин, чыгарылыш классларның беренче укытучылары Әлфия Гатауллина, сыйныф җитәкчеләре Илдар Минвәлиев һәм Дания Фәттахова, һәм башка бик күпләр Айсылу һәм Гүзәлгә хәерле юл, тормышта үз урыннарын табуларын, сәламәтлек, авыл һәм мәктәп белән араны өзмәүләрен теләделәр, бүләкләр дә тапшырдылар.

Бу тантаналы чарада чыгарылыш һәм башлангыч класслар укучылары да җавапсыз калмадылар, җырлар һәм шигырьләр аша туган мәктәпләренә, кадерле укытучыларына рәхмәтләрен ирештерделәр.

Һәм менә ике укучы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Хәерле юл, кызлар!

Гүзәл Кәлимуллина энергетика университетына укырга керергә, икътисад белгече булырга җыена. Аннары, бәлки, туган авылына эшкә кайтыр, монда бүген үк бухгалтерларга кытлык бар икән.

Утыз Имән мәктәбенә алдагы уку елында алты бала укырга киләчәк. Тормыш дәвам итә...

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Сынатмагыз, якташлар!

Чирмешән лицеенда агымдагы уку елында 393 бала белем алды. 25 май көнне шуларның 31сенә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады, ә калган укучыларга ул җәйге каникуллар башлануын хәбәр итте.

Биредә бәйрәм тантаналы шартларда үтте. Чыгарылыш класс укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне әлеге дулкынландыргыч бәйрәм белән муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлады, чыгарылыш класс укучыларына алда торган сынауларны уңышлы үтүләрен теләде. Унберенче классны тәмамлаучыларга класс җитәкчеләре, әти-әниләре һәм беренче укытучылары да теләкләрен ирештерделәр.

Лицейлылар сер бирмәсләр, аларга ышанып була, күбесе яхшы билгеләргә генә укыганнар, ә Виктор Аброськин һәм Ринас Хөснуллиннар көмеш медальгә дәгъва кылалар.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән лицее Утыз Имән мәктәбе “Соңгы кыңгырау” бәйрәме