Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә“дә җирләр сөрелгән, орлык калибрланган

"Сөлчә" җәмгыятендә (Иске Элмәле, Яңа Элмәле) 1900ләп гектар мәйданда сабан таккан тракторлар узган. Бу эш тагын берничә көннән төгәлләнәчәк тә. Бу көннәрдә хуҗалыкта сентябрь өчен эш хакы биргәннәр. Узган айда җир эшкәртүдә катнашкан тракторчыларның кулларына 21шәр, 22шәр мең сум акча алуын белдек. Шуның өстенә, алдан килешкәнчә, әлеге мәшәкатьләр төгәлләнгәч, эшкәрткән...

"Сөлчә" җәмгыятендә (Иске Элмәле, Яңа Элмәле) 1900ләп гектар мәйданда сабан таккан тракторлар узган. Бу эш тагын берничә көннән төгәлләнәчәк тә.

Бу көннәрдә хуҗалыкта сентябрь өчен эш хакы биргәннәр. Узган айда җир эшкәртүдә катнашкан тракторчыларның кулларына 21шәр, 22шәр мең сум акча алуын белдек. Шуның өстенә, алдан килешкәнчә, әлеге мәшәкатьләр төгәлләнгәч, эшкәрткән һәр гектар өчен механизаторларга 5шәр килограмм исәбеннән тагын бөртек бирәчәкләр. Кызыксынып санатып карадым - МТЗ 1221 тракторы белән август, сентябрь айларында 200 гектарлап мәйдан "каралткан". Григорий Миронов келәтендә, әйтик, тагын 1 тонналап икмәк булачак дигән сүз. Әле моңа октябрь ае нәтиҗәләре кермәгән.
-Түләгәч - эшлибез. Әле язгы чәчү өчен 44 мең сум чыккан иде. Премия ясап, суыткыч (морозильник) та бирделәр. Хәзер эшләргә дә солярка бар, трактор яңа, ашны кырга китерәләр. Бүген менә кызлар төш вакытында пилмән белән сыйлап китте әле. Кичен "второй" була. Иртәдән кичке җиде, сигезләргә кадәр 7 гектарлап җир сөрәм,- ди 83нче елдан, үзе әйтмешли, трактордан төшмәгән әлеге механизатор.
Григорий Михайлович эшкәрткән кырга язын арпа чәчмәкчеләр. Сабанны 24-25 сантиметр тирәнлеккә батыралар. Икенче кырда Владимир Никитин белән Ринат Курмаев КПИ, БДМ агрегатлары белән эшли. МТЗ-1212 тракторчылары 20 гектарлы кырны 1 көндә диярлек "утка керткәннәр". Урман буендагы тагын бер кырда Т-150 төтен чыгара.
-Егетләргә тагын бер атналык эш калды. Рәхмәт, алар эшеннән мин бик канәгать. Күбрәк әйләндереп каплатып сөрергә тырышабыз. Бөтен кырны шулай эшкәртер идек тә - сабаннар җитешми. Киләсе елга ничек тә ике яңа сабан алмыйча булмый,- ди "Сөлчә" җәмгыяте рәисе Хәмзә Хамматов.
Эшкәртелгән җирләрдә яздан чәчәргә, шөкер, орлыклары да бар хуҗалыкның. 1600 гектарга салыначак симәнәләрне, запас белән, калибрлап та куйганнар. Кирәксә - язга артыгын сата да алачаклар. Ә пай җирләре өчен быелгы уңыштан халыкка берәр центнер яхшы бодай биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильмово