Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәмзия Габделхакованың тәүге шигырьләре Чирмешәндә язылган

Район үзәк китапханәсендә язучы якташыбыз Рәмзия Габделхакова белән узган очрашуга аның туганнары, авыл китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар, гомумән, китап сөючеләр килде. Бүген якташыбыз Лениногорск шәһәренең балалар йртында китапханә мөдире булып эшли. Язучы иҗат итәргә дә вакыт таба. Күптән түгел генә аның "Нишләттегез гөлкәйләрне" исемле яңа китабы чыккан....

Район үзәк китапханәсендә язучы якташыбыз Рәмзия Габделхакова белән узган очрашуга аның туганнары, авыл китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар, гомумән, китап сөючеләр килде.

Бүген якташыбыз Лениногорск шәһәренең балалар йртында китапханә мөдире булып эшли. Язучы иҗат итәргә дә вакыт таба. Күптән түгел генә аның "Нишләттегез гөлкәйләрне" исемле яңа китабы чыккан.
Очрашуда Рәмзия ханым соңгы вакытта язган шигырьльрен укыды.
-Мин үземне мишәр кызы дип саныйм. Чирмешәннән булуым белән бик горурланам,-ди шагыйрә. Шуңа да күп әсәрләрем туган якка багышланган. Чирмешән елдан-ел матурая бара. Монда ачык йөзле, тәмле телле, тырыш халык яши. Районда мәдәнияткә зур игътибар бирелүе күренеп тора. Китапханәгез искиткеч матур, җайлы. Мине, иҗатымны хөрмәт итеп чакыруыгыз өчен зур рәхмәт.
Очрашу бик җылы атмосферада узды. Рәмзия ханым соңгы вакытта язган шигырьләрен укыды. Язучыга сораулар бирделәр, теләкләр дә җиткерделәр. Рәмзия Гайсә кызы үзенең иҗаты, киләчәккә планнары турында да сөйләде. 2 ноябрь көнне аның юбилее. Шул уңайдан язучы кабат туган ягында әдәби кичә үткәрергә ниятли, анда язучыларны да чакырырга планлаштыра.
Рәмзия Габделхакова Иске Үтәмеш авылында туа. Түбән Кәминкә авылында сигезьеллык мәктәп, Казан кооперация техникумын, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
Рәмзия Гайсә кызының беренче иҗат җимешләре Түбән Кәминкәдә яшәгәндә үк языла. Алар беренче тапкыр "Ленин юлында" ("Безнең Чирмешән") газетасында басыла.
Техникумны тәмамлагач, яшь белгечле Азнакай районына эшкә җибәрәләр. Монда ул үзенә тиң ярны таба. 1980нче елда яшь гаилә Лениногорскига күчеп китә. Кызлары Айгөл, уллары Илнур туа. Рәмзия Габделхакова бу каладагы "Чишмә" әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый, сәләтен үстерә.
1996 елда "Кар өстендә миләшләр" дигән тәүге китабы дөнья күрә. Әлеге җыентык өчен ул Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнгән. "Көзге яшен" исемле китабы өчен "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була. Аның "Көмеш тун" китабы 2008 елда иң күп укылган китаплар исемлегенә керә. 2012 ел дәвамында иң күп укылган 182 китап арасында "Ел китабы - 2011" республика конкурсында Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы өченче урында тора.
Очрашудан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/183-2014-04-22-10-01-55.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X