Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ризидә Казанга барачак

Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Ризидә Сәлахова -"Ел укытучысы-2013" район конкурсының җиңүчесе. Ул Казанда үтәчәк бәйгедә район данын яклаячак. Быелгы бәйгедә барлыгы 15 кеше катнашты, бишесе финалга чыкты. Конкурсантларның дүртесе - татар теле, калганнары - рус теле һәм әдәбияты, география, математика, башлангыч класслар, инглиз теле, чуваш теле, технология, рәсем, физкультура...

Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Ризидә Сәлахова -"Ел укытучысы-2013" район конкурсының җиңүчесе. Ул Казанда үтәчәк бәйгедә район данын яклаячак.


Быелгы бәйгедә барлыгы 15 кеше катнашты, бишесе финалга чыкты. Конкурсантларның дүртесе - татар теле, калганнары - рус теле һәм әдәбияты, география, математика, башлангыч класслар, инглиз теле, чуваш теле, технология, рәсем, физкультура укытучылары.

Бәйгедә нибары бер ир-ат - кадет интернат-мәктәбенең технология укытучысы Юрий Миронов кына катнашты, ул финалга да үтте.

Әүвәл педагоглар үз эш тәҗрибәсе турында мәгълүматларны Интернетта урнаштырырга тиеш булганнар. Аннан соң район үзәге мәктәпләрендә таныш булмаган класста ачык дәрес бирделәр. Ә инде финалга чыкканнарга 20 минутлык "мастер-класс" күрсәтергә һәм методик семинар үткәрергә туры килде.

- "Ел укытучысы" конкурсының төп максаты - укытучының һөнәри осталыгын күтәрү. Һәм, минемчә, мондый бәйгеләр елдан-ел югарырак дәрәҗәдә үтә,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы, жюри рәисе Хәммәткамил Хәкимов. -Шуны да билгеләргә кирәк, Чирмешән лицее, Ивашкино, Әккәрәй мәктәпләре педагоглары бәйгедә ел да актив катнаша. 1нче һәм 2нче Чирмешән, Иске Кади, Иске Элмәле, Түбән Кәминкә, Туймәт мәктәпләре дә аннан читтә калмый. Ә менә Кармыш, Түбән Кармалка, Ульяновка, Иске Котыш, Бәркәтә мәктәпләре укытучыларын мондый ярыш бик сирәк күрәбез, ә Иске Үтәмеш мәктәбеннән, гомумән, конкурста катнашу өчен беркайчан да гариза да бирүче булмады.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә, жюри әгъзалары укытучыларның һәр турда ничек чыгыш ясаганын исәпкә алдылар һәм бертавыштан диярлек беренче урынны Ризидә Сәлаховага бирделәр. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган һәм инде 20 елдан артык Лашман урта мәктәбендә балаларга математика серләрен өйрәтә.

Ризидә Хаммәтхарис кызы мартта Казанда булачак "Ел укытучысы" республика конкурсында район данын яклаячак.

1нче Чирмешән урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Овчинникова һәм Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Шәрифуллина икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.

Җиңүчеләргә һәм бәйгенең лауреатларына - кадет интернат-мәктәбенең технология укытучысы Юрий Мироновка һәм 2нче Чирмешән мәктәбенең география укытучысы Наталия Мортазинага район мәгариф бүлегенең Грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр