Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ранияләрнең иң чибәре Утыз Имәндә яши

"Чирмешән гүзәле" бәйгесенең финалында катнашкан 15 кыз арасында Утыз Имәннән Рания Минһаҗева җиңүче таҗына, истәлек бүләгенә - кәрәзле телефонга лаек булды. Әүвәл алты зонада "Авыл гүзәле"н ачыкладылар. Алар һәм үз зоналарында "вице-мисс" исеменә лаек булган кызлар, шул исәптән Рания исемле өч чибәр, финалда очрашты. -Ульяновкада узган зона бәйгесендә тугыз кеше...

"Чирмешән гүзәле" бәйгесенең финалында катнашкан 15 кыз арасында Утыз Имәннән Рания Минһаҗева җиңүче таҗына, истәлек бүләгенә - кәрәзле телефонга лаек булды.


Әүвәл алты зонада "Авыл гүзәле"н ачыкладылар. Алар һәм үз зоналарында "вице-мисс" исеменә лаек булган кызлар, шул исәптән Рания исемле өч чибәр, финалда очрашты.

-Ульяновкада узган зона бәйгесендә тугыз кеше катнашты, - ди Яңа Элмәле кызы Алена Мельникова. - Икебез финалга уздык.

Сүз уңаеннан, Алена 11 класста укый, спорт белән шөгыльләнә, педагог булырга хыяллана.

-Бу бәйгедә бик теләп катнаштым. Миңа бик ошады. Яңа дуслар таптым. Үзем өчен дә күп нәрсә алдым, - ди бәйгегә Иске Үтәмештән килгән Рания Вилданова.

Рания дә бик актив кеше, җырлый, баянда уйный, биергә дә ярата. Үз осталыгын, башка кызлар кебек, ул да бәйге барышында ачык күрсәтә алды.

Кызлар бу ярышка җитди әзерлек белән килгәннәр. Җиңү яулар өчен бик тырыштылар. Аларга әти-әниләре, клуб хезмәткәрләре, укытучылары да булышкан. Кызлар төрле бәйгеләрдә сынатмадылар, аш-суга осталыкларын, җыр-биюгә сәләтләрен дә күрсәттеләр.

Район мәдәният йортында узган конкурста катнашучылар: Утыз Имәннән Рания Минһаҗева, Андреевкадан Анастасия Ситушкина, Лашманнан Рания Газыймҗанова, Ивашкинодан Александра Лялякова, Туймәттән Гөлназ Сөләйманова, Яңа Элмәледән Алена Мельникова, Күтәмәдән Алена Иванкина, Чирмешән лицееннан Илзидә Галимова, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Ләйсән Хәсәншина, 2нче Чирмешән мәктәбеннән Юлия Гераева, Ульяновкадан Ольга Сурикова, Иске Үтәмештән Рания Вилданова, Иске Кадидан Гөлчәчәк Мортазина, Урманасты Үтәмештән Ләйсән Мусина, Бәркәтәдән Гөлфинә Морзаханова иң элек үзләре белән таныштырдылар.

-Мин җиңүче булырмын дип уйламадым да. Соңгы көннәрдә генә төнге сәгать икеләргә кадәр утырып әзерләндем, - ди конкурсның җиңүчесе Рания. - Билгеле, мин бик шат. Форсаттан файдаланып, миңа нык ярдәм иткән Галия апа Ильбековага рәхмәтләремне белдерәм.

Сүз уңаеннан, Рания 11нче класста укый. Ул җырларга ярата һәм киләчәктә җырчы булырга хыяллана. Рания "Чирмешән энҗеләре" төркеме буенча да тамашачыларга яхшы таныш.

Моның өчен алар төрле алымнар файдаландылар - кайсы үзе турында шигырь юллары белән сөйләде, кайсы экран аша үзендә булган сыйфатларны тамашачыга җиткерде. Икенче - интелектуаль бәйгедә район тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. "Хуҗабикә" бәйгесендә кызлар үзләре ясап килгән салатлар рецептлары белән таныштырдылар. Чираттагы иҗади бәйгедә тамашачылар һәм жюри конкурсантларның җыр-биюгә осталыкларын бәяләде. Сойгы бәйгедә үзләре теккән, ясаган костюмнар күрсәттеләр. Мөгаен, кызларның һәрберсенә "Чирмешән гүзәле" титулы биреп булыр иде. Чөнки һәркайсы үзенчәлекле, сөйкемле, якты йөзле булулары белән күңелләрне яулады, һәркайсы үзенчә матур, чибәр. Ә җиңүче - Рания Минһаҗева "Чирмешән гүзәле" дип танылды. Беренче "вице-мисс" - Алена Мельникова, икенче "вице-мисс" - Рания Газыймҗанова. Калган кызлар да төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар. Аларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Автор фотолары.

Әлеге чарадан фотоларны "Фотогалерея" бүлегендә карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр