Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Радик Закиров: “Чечняга үзем теләп барам”

"Чирмешән" муниципальара бүлеге тагын бер хезмәткәрен - Радик Закировны Чечен республикасына хәрби командировкага озатты. Радик - 2001нче елдан башлап безнең районнан Төньяк Кавказга җибәрелгән ун-бишенче хезмәткәр. 21 ноябрь көнне республикадан 4 хезмәткәр юлга кузгалды. Алар Маздок шәһәрендә 180 көн булачаклар. "Чирмешән" муниципальара бүлегендә чираттагы планерка вакытында Радик Закировны җаваплы сәфәргә...

"Чирмешән" муниципальара бүлеге тагын бер хезмәткәрен - Радик Закировны Чечен республикасына хәрби командировкага озатты.


Радик - 2001нче елдан башлап безнең районнан Төньяк Кавказга җибәрелгән ун-бишенче хезмәткәр.

21 ноябрь көнне республикадан 4 хезмәткәр юлга кузгалды. Алар Маздок шәһәрендә 180 көн булачаклар.

"Чирмешән" муниципальара бүлегендә чираттагы планерка вакытында Радик Закировны җаваплы сәфәргә зурлап озаттылар. Хәерле юл, исән-имин хезмәт итеп кайтуын теләделәр. Элеккегедән аермалы буларак, аңа юл кирәк-яраклары тутырылган сумка түгел, ә акча салынган конверт тапшырдылар.

- Акчаң булса кирәк әйберне сатып алырга мөмкин,- диде муниципальара бүлек начальнигы Фаяс Минһаҗев.

Чирмешән егете, кече сержант Радик Илшат улы командировкага барырга үзе теләк белдерә. Бүген ул

Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Әлмәт филиалының юридик факультетында читтән торып белем ала.

- Милициягә эшкә килүем әти үрнәгендә булды. Ул да Чечен республикасында хәрби командировкага барды.

Әтине һәм Фаяс Фәтхиевичны гел үземә үрнәк итеп куям,- ди Радик.

Кадрия ГАМИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән полиция