Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өмәләр дәвам итә

Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда чисталык өмәләре җирләр кардан ачылу белән үк башланып китте. -Авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларындагы кышкы чүп-чарны капчыкларга җыеп куйды. Гадәттә, аларны юлчылар алып китә, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Без, берничә көнгә бер, авылга алып керүче юл буйларыннан...

Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда чисталык өмәләре җирләр кардан ачылу белән үк башланып китте.

-Авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларындагы кышкы чүп-чарны капчыкларга җыеп куйды. Гадәттә, аларны юлчылар алып китә, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Без, берничә көнгә бер, авылга алып керүче юл буйларыннан чүпләрне җыябыз. Авыл эчендә һәр йорт хуҗасы үз капка төбен үзе чисталый, әйткәнне көтмиләр, ә хуҗалары читтә яшәүче һәм буш йортлар тирәләрен мәктәп, мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләренә җыештырырга туры килә.
Бу хезмәткәрләр трасса буендагы һәм авыл эчендәге электр баганаларын да агартып чыкканнар. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.
1 май бәйрәме ялларында авыл зиратында өмә оештырып, вак агачларны кискәннәр, корыган, кипкән үләннәрне дә җыеп алганнар. Яз көне авылларда зиратларны бергәләп чистарту матур традициягә әйләнгән.
Уңган, тәртип яратучы хуҗалар бер вакытта да әйткәнне көтеп тормый. Әйтик, Керкәледән Рәмилә Шәйхиеваларның йорт тирәсе гел чиста була. Шул авылдан Наилә Әхмәтвәлиеваларның йорт алды һәр җәйдә шау чәчәккә күмелсә, Сирень Мисбаховларның капка төбен җәй дә, кыш та мәңге яшел нарат һәм чыршы агачлары бизи. Югары Кәминкәдән Алмаз Гарифуллиннарның йорты каршында тотып алынган мәйданчыкта иртә яздан көзгә кадәр бакча гөлләре чәчәк ата, ул бөтен урамга ямь биреп тора. Алсу Сәйфетдинова аредага алган кибет тирәсен дә гөл-чәчәкләргә күмә, кибет тирәсендә гел чиста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Югары Кәминкә

2
X