Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмир егете Әфганстанда икәнлеген әти-әнисенә дә әйтмәгән

Әмир авылыннан армиягә алынган Рәмил Харисов бер ел буе Әфганстанга Союздан "Град" сугыш коралы өчен снарядлар ташый. Ә засадаларга чыккан вакытта аның ГАЗ-66 автомашинасына миномет урнаштыралар. Якташыбыз солдат шулпасына әүвәл Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә ияләнә. Бер елдан соң, хезмәтнең иң авыр чоры үтте (ул кадәр үк сагындырмый, егет яңа...

Әмир авылыннан армиягә алынган Рәмил Харисов бер ел буе Әфганстанга Союздан "Град" сугыш коралы өчен снарядлар ташый. Ә засадаларга чыккан вакытта аның ГАЗ-66 автомашинасына миномет урнаштыралар.

Якташыбыз солдат шулпасына әүвәл Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә ияләнә. Бер елдан соң, хезмәтнең иң авыр чоры үтте (ул кадәр үк сагындырмый, егет яңа тормышка яраклаша) дигәндә генә Рәмилне һәм аның иптәшләрен самолет белән Урта Азиягә - Төркмәнстанга күчерәләр. Анда бер ай өйрәнүләр үткәч хәрбиләр марш белән Үзбәкстанга чыга.
-Әфганстанга әзерләүләрен сиздек. "Барасызмы?" дип сорап торучы булмады, без дә "Бармыйбыз" димәдек. 1986нчы елның февралендә "Хәйратун" күпере аша Әфганстанга кердек,- ди Рәмил. -Ком һәм таштан башка бернәрсә дә булмаган бер урында башта палаткаларда яшәргә туры килде. Аннан бульдозер килеп, авылдагы сенаж базы сыман, өч чокыр казыды. Без аның кырыйларына агачлар төзеп, блиндаж ясап үзебезгә "өй" салдык.
Чик сакчыларына үткәргеч торбалар һәм җирле халыкны азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куела. Рәмил машинасы белән Амурдарья аша салынган күпердән атна саен, үзләре әйтмешли, союзга чыгып йөри. Азык - төлек, Град" өчен снарядлар ташый.
-Ул "Град" бик тиз ата. Без атналар буе ташыган өч метр озынлыктагы снарядларны минутлар эчендә очырып бетерә.
Әфганстан җирендә иң үзәккә үткәне түзмәслек эсселек иде - 50, 55 градуслар гына булгандыр. Безгә билдән өске киемне салып, ялангач йөрергә рөхсәт иттеләр. Тик башка кияргә кирәк. Шул кызу өстенә, туйганчы эчәрлек су юк. Трактор казып киткән чокырдан сарсыган балчыклы суны резина резервуарга суыртып алалар. Аны кайнатып кына эчәргә ярый, аннан суның суынганын көтәсең. Союзга чыкканда, без - машина йөртүчеләр, 75 литрлы савытлар ала идек. Алар белән үзебезнең яктан чиста, хәрбиләр телендә "живильная вода" алып чыгабыз.
Әфганстан җирендә черкиләр дә бик усал икән. Шуның өчен анда һәр солдатка марля кисеп бирделәр. Аның белән бала бишеген чыбылдык белән корган кебек караватларны каплап куясың. Шунсыз йоклап булмый,- дип искә ала Рәмил.
Рәмилнең хезмәттәшләре арасында Татарстан егетләре күп булган. Аксубай, Яңа Чишмә, Әлмәт районы күршеләребез белән аралашканнар. Үзебезнең райондаш, Иске Котыш авылы егетен, прапорщик булып хезмәт иткән Александр Борисовны да Рәмил еш күрә, тик алар үзләренең якташлар булуларын белмәгәннәр. Бары армиядән кайткач очраклы рәвештә урамда бер-берсен күргәч кенә, танып сөйләшкәннәр.
Рәмилнең Әфганстанда икәнлеген бары апасы Нурсинә генә белгән. Әти-әнисе өчен ул Үзбәкстанда хезмәт итә. Хатлар аннан килгән.
-Бәхеткә, миңа хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килмәде. Төннәрен тирә-якта снарядлар шартлауның яшен кебек утлары күренсә дә, бездә тыныч иде. Ул вакытта сугышка беренчеләрдән керүчеләргә һәм Тажикстан ягындарак хезмәт итүчеләргә күбрәк эләкте. Служба ахырында төнлә "засададан" кайтканда бер якташның: "Знаешь, тебе завтра домой" диюе иң шатлыклы хәбәр булды. Икенче көнне мин вертолет белән Термезга очтым.
Рәмил хатыны Лилия белән ике бала үстергән. Ул инде берничә ел районда үткәрелүче "әфганчылар" очрашуына эләгә алмый. Нефтьчеләрдә машина йөртүченең эш көне туры килә. Быел үзе бик хөрмәт иткән "служаклары" янына ничек тә барырга ниятли.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афганец