Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үләт базлары тулы

Районда 19 биотермик һәм себер язвалы 3 үләт базы бар, соңгылары өчесе дә консервациядә, ягъни өсте бетонланган, тирәсе чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган. -Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләрендә тиз арада яңа үләт базлары төзергә кирәк,-ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин....

Районда 19 биотермик һәм себер язвалы 3 үләт базы бар, соңгылары өчесе дә консервациядә, ягъни өсте бетонланган, тирәсе чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган.

-Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләрендә тиз арада яңа үләт базлары төзергә кирәк,-ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин. - Чөнки бу авыллардагы күп еллар элек ясалган үләт базлары тулган. Мал үләксәләре җир өстендә ята, алар, аеруча җәйге кызу көннәрдә, таркалып, тирә-юньгә начар ис, инфекция тарата.
Санитар таләпләргә җавап бирерлек үләт базы төзү өчен алты сутый җир кирәк. Базның тирәнлеге 10 метрдан да ким булмаска, ә баз бетон плитә яки тимер белән әйләндереп алынырга, төбе һәм өсте бетонланырга тиеш. Базның өсте ябулы булып, шунда түбә дә ясарга, базга язгы сулар төшмәслек итеп канау казырга кирәк. Территорияне койма белән әйләндереп алып, ишеккә йозак салырга.
Райондагы үләт базларын карап тору өчен республика бюджетыннан 583 мең сум акча бирелгән, алар кайбер авыл җирлекләренә биреләчәк. 2013 елда да районга шул кадәр акча бүленгән. Әлеге ярдәм белән Түбән Кармалка, Казанка, Югары Кәминкә, Бәркәтә авылларында үләт базларына берникадәр ремонт ясалган.
Яз җитү белән үләт базлары тирәсендә дә тәртип салынырга тиеш. Кыш айларында, төрле сәбәпләр белән, базга кадәр барып җитмәгән мал үләксәләрен җыештырырга кирәк.
Ветеринария инспециясе прокуратура белән берлектә үләт базларынның торышын тикшерәчәк. Үткән көздә үткәрелгән рейдлар вакытында Яңа Элмәле, Ивашкино, Бәркәтә, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка, Югары Кәминкә, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендәге базларның санитар таләпләргә җавап бирмәүләре ачыкланган. Аларның эшләре судта тикшерелгән һәм 1 июльгә кадәр территорияләрен тәртипкә китерү бурычы йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан