Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмә артистлары яңа сәхнәдә җырлый

Күтәмә авылындагы 47 еллык мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде. Нефтьчеләр бу эшкә 4 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр. Соңгы елларда нык таушалган, ямьсезләнгән шыксыз бинада бүген инде, Алик Карапетян җитәкчелегендәге җәмгыять төзүчеләре кулы тигәч, бар да яңарып калган. Эчке якта идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр, сәхнә, урындыклар, шторлар бар да яңа, матур,...

Күтәмә авылындагы 47 еллык мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде. Нефтьчеләр бу эшкә 4 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр.

Соңгы елларда нык таушалган, ямьсезләнгән шыксыз бинада бүген инде, Алик Карапетян җитәкчелегендәге җәмгыять төзүчеләре кулы тигәч, бар да яңарып калган. Эчке якта идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр, сәхнә, урындыклар, шторлар бар да яңа, матур, чыдам, затлы. Бәдрәфкә хәтле ясап куйганнар, электр челтәрләрен яңартканнар, су да керткәннәр. Тышкы якта, тимер сайдинг белән тышланган бина тирәсендә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Мәдәният учагы шундый булырга, үзенә тартып торырга тиеш тә.
Бу авылда мәдәният йортында зур ремонт кирәклеге хакында әле күптән түгел генә булган халык җыенында да сораулар булды, әлеге проблема хакында район башлыгы Наил Зариповка да гозер җиткерәләр.
-Сездә тагын бер урам юлына асфальт түшәлде, полиция участок уполномоченные өчен йорт та салдык,- диде ул, Күтәмәгә мәдәният йортын кабат ачу тантанасына килгәч. - Киләчәктә спорт мәйданчыгы да куймакчы булабыз. Болар барысы да авылны саклап калу өчен кирәк. Яшьләр читкә китә бит, авыллар картая. Моңа, чын күңелдән әйтәм, минем дә йөрәгем әрни.
Бәйрәмдә котлаулардан соң, бу объектта эшләгән төзүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдергәч, мәдәният йортына концертка чакырдылар. Идәннәрендә буяу исе бетә генә башлаган сәхнәгә күтәмәлеләр, башка авыллардан килгән үзешчәннәр дә күтәрелде.
Республика программасы буенча ремонтланган, үзгәртеп корылган бина ачылышында ике йөз иллеләп кеше катнашты.
-Бик зур, игелекле эш бу, - ди элек үзе дә мәдәният йортында мөдир булган ветеран Надежда Логинкина. - Ирексездән, элеккеге еллар искә төште. Без яшь чакта кечкенә агач клубка йөрдек, анда гел салкын булды. Киноустановка бар иде. Биедек, куыш-куыш та уйнадык. Бильярд өстәле дә бар иде. Без кызык таба белдек. Хәзерге яшьләр дә актив, тәрбияле булсыннар дип телибез инде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Бәйрәмнән фоторәсемнәр сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кутема