Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Компенсация акчасы чыгымнарны киметә

Быелның январь аеннан әти-әниләр балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен күбрәк түли башладылар. Тик чыгымнарның бер өлеше, компенсация рәвешендә, кире кайтарыла. Билгеле, болар хакында ишеткәч, 2-3 баласы бакчага йөрүче гаиләләр генә түгел, бер балалы әти-әниләр дә сагаеп калды. Бер айга бер бала өчен генә дә 2000 сумнан артык түләп кара әле?!...

Быелның январь аеннан әти-әниләр балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен күбрәк түли башладылар. Тик чыгымнарның бер өлеше, компенсация рәвешендә, кире кайтарыла.

Билгеле, болар хакында ишеткәч, 2-3 баласы бакчага йөрүче гаиләләр генә түгел, бер балалы әти-әниләр дә сагаеп калды. Бер айга бер бала өчен генә дә 2000 сумнан артык түләп кара әле?!
Дөрес, тиешле документларыңны җыеп социаль ярдәм бүлегенә тапшырган очракта (айлык керем һәр гаилә әгъзасына 20 мең сумнан азрак булса), күпмедер күләмдә өстәмә компенсация түләнәчәк.
-500ләп ата-ана үткән ел ахырында ук тиешле документларын бүлеккә китерделәр, бер гаиләдә берничә бала булуын исәпкә алганда, район бакчаларына йөрүче 821 баланың күпчелеге өстәмә компенсация ала,- ди республика матди ярдәм үзәгенең райондагы бүлеге мөдире Ирина Петрякова. -Тик башта балалар бакчасыннан бирелгән квитанция буенча түләргә кирәк. Акчалар тиешле счетка күчкәч кенә компенсация акчалары ата-аналарга кайтарыла.
Әлеге компенсация белән бер үк вакытта төп компенсация дә үз көчендә кала. Бакчага йөрүче беренче бала өчен түләнгән ата-аналар взносының -20, икенче бала өчен - 50, өченче бала өчен 70 проценты кире кайтарыла.
Районда бакчага йөрүче балаларның 215се күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Дүрт - инвалид, дүрт ятим һәм тәрбиягә алынган бала бакчага бушлай йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компенсация