Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комбайннарга эш өлгерә

Район хуҗалыкларында булган бер бөртек комбайнына быелгы уракта чама белән 500-600 гектар мәйданда эш башкарырга туры киләчәк. Элек, колхозларның иркен яшәгән чорында, техникалар күп вакытта, бу күрсәткеч 80-100 гектар иде. Хуҗалыкларда 30 мең гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы була. Иң зур басулар "Үтәмеш" җәмгыятендә, "Чирмешән - АГРО"да, "Күтәмә АГРОфирмасында". -Узган...

Район хуҗалыкларында булган бер бөртек комбайнына быелгы уракта чама белән 500-600 гектар мәйданда эш башкарырга туры киләчәк. Элек, колхозларның иркен яшәгән чорында, техникалар күп вакытта, бу күрсәткеч 80-100 гектар иде.

Хуҗалыкларда 30 мең гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы була. Иң зур басулар "Үтәмеш" җәмгыятендә, "Чирмешән - АГРО"да, "Күтәмә АГРОфирмасында".
-Узган ел уракка 19 июльдә төшкәнбез, быел да шул чамалар булыр. Көзге культуралар хәзер башак тутыра, соңгы яңгырлар бик вакытлы булды,- ди "Россельхозцентр" учреждениесенең район филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Борчак та кузакланды. Аңа күп кирәкми, өч атналардан өлгерәчәк тә. Комбайнчыларга эш башлана дигән сүз.
Районның машина-трактор паркларында 90лап берәмлек бөртек комбайны исәпләнә. Аларның күпчелеге 7-8 яшьтән "картрак". Шунлыктан, туксанның барысы да кырга чыгачак дигән ышаныч юк. Димәк, комбайнчыларга ял сирәк эләгәчәк. Мисал өчен генә әйтик, элек Лашман, Әмир кырларында дистәләгән комбайн эшләсә, быел "Лашман АГРОфирмасы"нда урып-җыюга шундый өч техника гына чыгачак. Дөрес, хуҗалары аларны ремонтлауга керешкән. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында булган дүрт комбайн да эшкә әзер дияргә була. "Чирмешән АГРО" җәмгыяте үз кырларында 4 "Кейс", 1 "Тукано" эшләтмәкче.
-Ремонтны күптән башладык. Чит ил техникасы булгач, кимендә берәр миллион сумлык запас частьләр кирәк. Аларны алып кайтып, урнаштыра барабыз,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.
"Үтәмеш"тә, "Сөлчә" җәмгыятендә дә комбайннар тирәсендә ыгы-зыгы башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүләренчә, бүген хуҗалыкларда ашлык складларын дезинфекцияләп куярга, киптерү агрегатларын әзерләргә, ындыр табаклары территориясен чисталарга, юлларны төзәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан