Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әккәрәйлеләр район газетасын көтеп ала

2016 елның беренче яртысында алдыру өчен, район почта элемтәсе участогы аша 7227 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутырылган. Бу - тиешленең 58 проценты. -Район халкы "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Мәгариф" газеталарына өстенлек бирә, "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" иң зур тиражлы - аңа 2873 заказ карточкасы тутырылды да, - ди участок начальнигы...

2016 елның беренче яртысында алдыру өчен, район почта элемтәсе участогы аша 7227 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутырылган. Бу - тиешленең 58 проценты.

-Район халкы "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Мәгариф" газеталарына өстенлек бирә, "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" иң зур тиражлы - аңа 2873 заказ карточкасы тутырылды да, - ди участок начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе планны 100 процентка ук үтәде. Ивашкино, Ульяновка, Чирмешән, Иске Элмәле бүлекчәләре хат ташучылары да яхшы эшли.
Ә менә Бәркәтәдә, Түбән Чегодайда эшләр бик начар, алар әлегә тиешленең 15 проценты кадәр генә заказ җыя алган.
Ивашкино элемтә бүлек­чәсендә газета-журналларга яздыру һәрвакыт яхшы бара. 2016нчы елга җиткерелгән план­ны (370 данә) биредә 88 процентка үтәгәннәр.
-Хат ташучының эше җиңел түгел. Теләсә нинди һава торышында эшеңне төгәл башкарырга кирәк. Шулай да, тырышсаң, планны үтәп була, - ди Әккәрәй авылында инде 4 ел хат ташучы булып эшләүче Нина Сипатрова. - Газета-журналларга яздыру кампаниясе башлану белән, пенсия таратканда бу хакта халыкның исенә төшерәм, өйләргә, оешмаларга барып та заказ тутырам.
Бүген Әккәрәйдә 138 йорт район газетасын алдыра, 2016 ел өчен аңа 110 кеше язылып та куйган.
Матбугат басмаларына бәяләр күтәрелүгә карамас­тан, Әккәрәйдән Александр Аютов - 7-8, Раиса Макарова 5-6 төрле газета-журнал алдыралар. Андыйлар Ивашкинода да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район газетасына – 80 ел Ьккьрьй авылы