Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Керкәлегә берьюлы өч полковник кайткан

Югары Кәминкәдә Бөек Җиңү көне уңаеннан зур чара үткәрделәр. Анда катнашу өчен Уфадан берьюлы өч полковник кайткан.

Керкәледә туган 92 яшьлек Фәлах Гыйләҗев сугышка 1944нче елда керә. 2нче Белорусия фронтында була ул. Сугыштан соң хәрби хезмәттә кала, полковник званиесе ала. Фәлах абый Оренбург далаларында ракета комплекслары сынаган, җитмешләп ордены һәм медале бар. Араларында Ватан сугышы ордены, “За Отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре аеруча дәрәҗәлеләре.

Булат, әтисе эзеннән китеп, шулай ук хәрби хезмәттә югары казанышларга ирешкән. Әфганстанда, Днестр буенда, Төньяк Кавказда, Карабахта да хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. ИЛ-76, АН-12, ИЛ-18, АН-72, АН-76 самолетларында тулаем 5996 сәгать очышта булган. Дивизия командиры урынбасары – дивизиянең иминлек хезмәте начальнигы дәрәҗәсенә үк күтәрелгән ул.

-Керкәлегә еш кайтып йөрдек, бала вакытта монда уйнап үстек, - ди “Россиянең атказанган очучысы”, 64 яшьлек Булат Гыйләҗев.

Фәлах Шакир улының тагын бер улы – Марат та хәрби хезмәтен авиация белән бәйли. Авиация училищесын тәмамлаган, техниктан эскадрилья командиры урынбасары постына ук менгән. Якташыбыз ИЛ-28 бомбардировщигында очкан, хәрби авиация институтында да укыткан. Полковник, бүген запастагы офицер. Уфада яши.

Югары Кәминкәдә Бөек Җиңү көненә багышланган митингта Гыйләҗевларның да катнашуы ямь генә өстәде. Гомумән, Фәлах абый мондый чарага еш кайта икән.

Митинг – бәйрәм барышында Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгәннәр, җирлек авылларында вафат булганнар рухына Коръән сүрәләре укып, дога кылдылар, Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә венок куйдылар. Бу чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы бик актив катнашты. Укучылар якыннарының фотопортретларын кулларында тотып тордылар, марш та атлап уздылар.

Югары Кәминкә җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 338 кеше киткән, 125се һәлак булган. Сугыш ветераннарының икесе әле дә исән-сау.

-Илдә тынычлык булсын дип телибез, - диде 85 яшьлек Әгъзам абый Ногманов, Коръән сүзләре укыгач. - Бәйрәм булгач, инде әниләр турында бер җыр да бүләк итәм.

Бүгенге чарада катнашучыларга Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов та котлау сүзләре җиткерделәр.

Митингтан соң кайбер ветераннар, тыл хезмәтчәннәре чәй мәҗлесенә дә керделәр.

Күбрәк фото: Югары Кәминкә җирлегендә - Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чарасы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән