"Кара Чишмә" җәмгыятендә 5-6 еллык печән запасы бар
"Кара Чишмә"дә берничә елга җитәрлек, ягъни 1600 тонна печән хәстәрләделәр. Бу күрсәткеч буенча "Сөлчә" җәмгыятеннән генә (2084 тонна) калышалар. Тулаем, район буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә былтыргы кадәр диярлек - 10 мең 281 тонна (план - 5291) печән запасыбыз бар. Әлегә 22 мең 789 тонна сенаж салынган, шулай итеп план үтәлгән....
"Кара Чишмә"дә берничә елга җитәрлек, ягъни 1600 тонна печән хәстәрләделәр. Бу күрсәткеч буенча "Сөлчә" җәмгыятеннән генә (2084 тонна) калышалар.
Тулаем, район буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә былтыргы кадәр диярлек - 10 мең 281 тонна (план - 5291) печән запасыбыз бар.
Әлегә 22 мең 789 тонна сенаж салынган, шулай итеп план үтәлгән. Базларга салырлык үләннәр әле тагын күп. Сенаж запаслары буенча "Сөлчә" (3941 тонна), "Ильхан" (3930) иң алда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев