Кара Чишмә халкы исерекләрне айнытмакчы
Бу авылда узган җыенда халык бик актив булды. Сораулар, тәкъдимнәр, дәгъвалар бер-бер артлы яңгырады гына. Аларның күпчелеге "Кара Чишмә" җәмгыяте адресына иде. Хуҗалык җитәкчесе үзе халык җыенында катнашмады. Аңа юнәлдерелгән кайбер сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов җавап бирде. -Бүген "Кара Чишмә" хуҗалыгында хәл бик авыр....
Бу авылда узган җыенда халык бик актив булды. Сораулар, тәкъдимнәр, дәгъвалар бер-бер артлы яңгырады гына. Аларның күпчелеге "Кара Чишмә" җәмгыяте адресына иде.
Хуҗалык җитәкчесе үзе халык җыенында катнашмады. Аңа юнәлдерелгән кайбер сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов җавап бирде.
-Бүген "Кара Чишмә" хуҗалыгында хәл бик авыр. Аның, дөресен генә әйткәндә, киләчәге юк. Без сезгә яз көне үк пай җирләрен "Татагролизинг"ка бирергә тәкъдим иттек.Тик каршы килдегез, хәтта җәмгыять җитәкчесен яклап чыктыгыз. Ә бүген "пай җирләре өчен түләми, салам бирми", дисез, - диде Альфред Тәлгатович.
Ит-сөт җитештерүчеләргә дотация, мал асраучыларга субсидияләр хакында да сорау бирделәр.
Карачишмәлеләрне башка проблемалар да борчый. Әйтик, авылда аракы эчүчеләр саны бер дә кимеми. Законсыз рәвештә суррогат исерткечләр сатучыларга карата катгый чаралар күрергә кирәк, дип билгеләделәр җыенда.
Авыл атамасын аншлагка матур итеп язарга, янгын сүндерү җиһазлары өчен мәктәп котельныен җайлаштырырга, яктырткычлар урнаштырырга, күперне ремонтларга да тәкъдимнәр җиткерделәр.
Авыл җирлегенә керүче Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә авыллары проблемалары хакында авыл җирлеге башлыгы Рәмил Гыйрфанов та сөйләде, башкарылган эшләре турында хисап та тотты.
-Январь аенда узган җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең бер өлеше чишелде,- диде ул үз чыгышында.- Түбән Кәминкәдә чүп-чарны трактор белән җыюны оештырдык. Сыерларны каплату проблемасын да хәл иттек. Ике авылда да мәчетләрдә балаларга дин дәресләре укытыла. Үткән референдумда халык бик актив катнашты. Рәхмәт. Җыелган акчаларны планлаштырылган эшләргә тотачакбыз. Әйе, проблемалар бар. Ике авылда да мәдәният йортлары да, мәктәпләр дә ремонт сорый. Юлларны да төзекләндерәсе бар. Чүплекне дә тәртипкә китерергә кирәк. Без аларны хәл итәргә тырышырбыз, - диде башлык.
Халык җыенында райондагы предприятиеләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре дә катнашты. Кайбер сорауларга алар да җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев