Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Алинә Локманова планшетлы булды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында, Иске Үтәмеш авылында яшәүче Алинә Локмановага яңа ел бүләге ясады – планшет бүләк итте, аны өйләренә илтеп тапшырдылар.

Бүләкне күргәч, Алинә бик шатланды, тартмасыннан тизрәк алып, кабызып та куйды.

8 яшьлек Алинә үзенчәлекле бала. Быел ул беренче сыйныфка укырга кергән, физик мөмкинлеге чикле булганга аны өйләренә килеп укыталар.

-Алинә планшетта уйнарга бик ярата, - ди әнисе Гөлназ.– Элеккеге гаджеты ватылды, ремонтлап та булмый, диделәр. Шуңа да декабрь башында ук Кыш бабайга хат язып җибәрдем. Дөресен әйткәндә, теләгебезнең чынга ашуына ышанмаган идем. Форсаттан файдаланып, район җитәкчесенә, бүләкне алып килүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.  

Сүз уңаеннан, Гөлназ Локманова бер үзе ике бала үстерә, аларны тәрбияләргә әнисе бик булыша.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X