Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ишек ачып ябучылар кирәкми

Район җитәкчесе Наил Зарипов авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә эшләүчеләрне аерым киңәшмәгә чакырып, үз вазифаларын начар башкаручыларны "утлы табага бастырды". -Районда мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала, яңалары төзелә. Алар буш торырга тиеш түгел, - диде район башлыгы. -Дөрес, зур булмаган хезмәт хакына да фанатларча эшләүчеләр бар, аларны кызыксындыру чараларын күрергә...

Район җитәкчесе Наил Зарипов авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә эшләүчеләрне аерым киңәшмәгә чакырып, үз вазифаларын начар башкаручыларны "утлы табага бастырды".

-Районда мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала, яңалары төзелә. Алар буш торырга тиеш түгел, - диде район башлыгы. -Дөрес, зур булмаган хезмәт хакына да фанатларча эшләүчеләр бар, аларны кызыксындыру чараларын күрергә кирәк. Безгә мәдәният йортының ишеген генә ачып-ябып торучылар кирәкми.
Мәдәният йортларының эшен үзешчәннәр смотры буенча да бәяләргә мөмкин.
Әккәрәй, Ивашкино, Туймәт , Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Кармыш, Иске Кади авыллары коллективларының чыгышларын караганнан соң, аларның ел әйләнәсе халык белән актив эшләүләре ачык күренә. Үзешчән сәнгатьтә мәктәп укучыларын да, өлкән буын вәкилләрен дә җәлеп итә беләләр.
Андреевка авылында үзешчәннәр смотрына бер генә концерт номеры да әзерли алмаганнар, Яшәүчедән нибары бер кеше чыгыш ясаган. Иске Үтәмеш, Югары Чегодай, Әмир авыллары мәдәният хезмәткәрләре дә үз мөмкинлекләреннән җитәрлек файдаланмыйлар.
Район башлыгы бу авылларның мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аерым сөйләште.
Әлеге киңәшмәдә Бәркәтә, Лашман һәм Туймәт авыл китапханәләренең эше уңай бәяләнде, аларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Ә Иске Котыш авыл китапханәсе, шулай ук мәдәният йорты да эшчәнлекләре белән мактана алмый.
Мәдәният өлкәсендә дә чыгымнарны киметү булачак. Райондагы мәдәният йортында 23 авыл мәдәният йорты һәм 12 авыл клубында 187 хезмәткәр эшли. Шуларның 80се мәдәният хезмәткәре. Ә оптимальләштерүдән соң 80ләп хезмәткәр эшсез калырга мөмкин. Китапханәләр системасында да кыскартулар көтелә.
Бездә тагын бер проблема бар - махсус белемле мәдәният хезмәткәрләре җитешми. Бу юнәлеш буенча укучы райондашларыбызны авылга кайтару өчен кызыксындыру чаралары табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X