Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүнең бәһасе арта бара

9 майда, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Чирмешәндә тантаналы митинг узды. Сагышлы да, шатлыклы да бу бәйрәмдә йөзләгән райондашыбыз һәм кунаклар катнашты. Шөкер, арада дәһшәтле, рәхимсез сугышның утын - суын кичкән ветераннар да бар иде. Бүген аларга рәхмәт, хөрмәт сүзләре еш яңгырады, ә фронтта гомерләре өзелгәннәрне бер минут тынлык белән...

9 майда, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Чирмешәндә тантаналы митинг узды.


Сагышлы да, шатлыклы да бу бәйрәмдә йөзләгән райондашыбыз һәм кунаклар катнашты. Шөкер, арада дәһшәтле, рәхимсез сугышның утын - суын кичкән ветераннар да бар иде. Бүген аларга рәхмәт, хөрмәт сүзләре еш яңгырады, ә фронтта гомерләре өзелгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдык.

Бәйрәм уңаеннан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Дмитрий Палаткин котлауларын ирештерделәр. Бүген район үзәгендә оешмалар азатлык сугышчысы - Ватан сакчысы һәйкәле һәм Геройлар Аллеясындагы стела түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Мәктәпләр укучыларының, кадетларның, полиция хезмәткәрләренең мәйдан буйлап марш атлап узуы бәйрәмгә ямь өстәде. Төз, матур, ышанычлы атлый яшьләребез, киемнәре килешле. Аларга гына түгел, башкаларга да кулга корал алырга язмасын, җир йөзендә барча халык аңлашып яшәсен иде.

Бөек Ватан сугышына районыбыздан 19 мең 852 кеше озатыла, шуларның 8534е һәлак була, 1206 кеше гарипләнеп кайта; 628 райондашыбыз тоткынлык газабы кичерә. Фронтта гомерләре өзелгән йөзләгән якташларыбызның каберләре әле дә билгесез. Кызганыч, районда Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 45се генә исән - сау, алар да өлкән яшьтә.

Митинг тәмам, алай да ветераннар өчен бәйрәм дәвам итте, аларны чәй мәҗлесенә чакырдылар, һәркайсына район җитәкчесе исеменнән күчтәнәч пакетлар да тапшырдылар. Мемориаль үзәк каршындарак куелган кыр кухнясында тәмле ботка белән сыйланучылар да күп булды. Үзебезнең тынлы оркестр уйнады, бәйрәм концерты оештырылды, урамда ук сәүдә нокталары сату итте, шашлык кыздырдылар.

Көне дә иртәдән үк кояшлы, аяз иде. Дөнья нинди матур: алмагачлар шау чәчәктә утыра, чәчкән орлыкларыбыз тигез булып шыта бара. Мондый тормыш хакына зур көч куйган, дошманны тез чүктергән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында кабат баш иябез. Рәхмәт сезгә!

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бөек Жиңүгә – 67 ел